11 октябрь 2016 яңалыклары
-
Юеш кар явуы көтелә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 12 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Татарстанда һава температурасы төнлә - 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын, көндез исә 2-7 градус җылы.
-
Баланның файдасы турында
"Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга, ачы булса да гашыйк мин миләш белән баланга", - дип юкка гына җырламыйлардыр. Күпләребез чит илдә яшәү тәмен белми, шулай да үзебездә үскән нигъмәтләрне татып яшәүнең зур бәхет икәнлегенә адым саен инанасың. Салкын көз җиткәч, урманнан яки бакчадан кәрзин-кәрзин балан алып кайтучыларны еш очратабыз....
-
Яшь егет скелетын тапканнар
10 октябрьдә көндез Әлмәт районының Яңа Елань һәм Кузайкино авыллары арасындагы урманда бер хатын-кыз кешенең баш сөягенә һәм скелетына тап булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган. Фаразларга караганда, тән калдыклары 25-30 яшьләрдәге егетнеке, үлгән вакыты ике-өч еллап элек булырга тиеш. Суд-медицина, суд-криминалистик, портрет һәм молекуляр-генетик экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча...
-
Яшь ярымлык бала өстенә кайнар аш коеп үлгән
Башкортстанда яшь ярымлык бала өстенә кастрюль белән кайнар аш койган, ул үлгән. Җитди пешкән баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар коткара алмаган. Кыйгы районында яшәүче 36 яшьлек анага карата җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә «Стерлеград» агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова хәбәренә...
-
Самара тоткыны Әлмәт халкының миллион сумнан артык акчасын үзләштергән
Самара өлкәсендәге 6 нчы номерлы төзәтү колониясендәге тоткын телефон аша алдап, акча үзләштерүдә шикләнелә. Самарада яшәп, канунсыз наркотик әйләнешләрендә катышы булу сәбәпле колониягә эләккән 27 яшьлек тоткынның кырын гамәлләре аркасында Әлмәтнең 12 кешесе зыян күргән. Әлеге адәм уйлап тормый гына теләсә нинди стационар телефон номерын җыеп, "Әни, мин машина белән...
-
Татарстан халкын ноябрьдә рәттән 3 көнлек ял көтә
Канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бәйрәм яллары 4 түгел, 3 көн белән генә чикләнәчәк. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял көне булып санала. Татарстан Республикасының "Бәйрәм көннәре һәм...
-
Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Мария Патяшина гражданнарны кабул итә
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарә җитәкчесе һәм республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина гражданнарны кабул итә. Чара 12 октябрь көнне 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлегенә (Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20) үтә. Очрашуга килү өчен (843)...
-
Бөгелмәдә – яңа җитәкче
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифасына яңа җитәкче - Илдар Исмәгыйлев билгеләнде. Дүшәмбе көнне узган эшлекле киңәшмәдә аны бөгелмәлеләргә һәм идарә хезмәткәрләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов тәкъдим итте. Илдар Исмәгыйлев 1980 елда Бөгелмә районы Иске Исаково авылында туган. Хезмәт юлын 1999 елда башлап җибәрә....
-
Линар Закиров бөгелмәлеләргә актив булганнары өчен рәхмәтен җиткерде
Җомга кичендә бөгелмәлеләр, шул исәптән газета хезмәткәрләре дә, Россия-1 телеканалында узган тапшыру барышында Казан шәһәренең яңа банкнотка эләгүе өчен тавыш бирде. гомумән, Татарстанда әлеге нияттән ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү максатында зур акцияләр, флэшмоблар оештырылган иде. Һәм шунысын да искәртик, мондый чаралар бары тик безнең җөмһүриятебездә генә узды. Тик, Казаныбыз сайлауның беренче...
-
Бөгелмә эшмәкәрләре 4 миллион акча алачак
Бөгелмә районының өч эшмәкәре "Лизинг-грант" программасы кысаларында субсидия алу өчен конкурста катнашты. Узган атнада ТР Икътисад министрлыгында әлеге сайлап алу турының нәтиҗәләре ясалды. Өч компания дә, үзләренең бизнес-планнарын яклап, гомуми суммасы 4 миллионнан да артып киткән акчалата субсидиягә ия булачак.
-
Бөгелмәдә шәһәрьяны автобусларына бәяләр түбәндәгечә булачак
Бөгелмәдә шәһәрьяны автобусларына бәяләр артты. Яңа тарифлар ТР Дәүләт Комитеты тарафыннан расланган приказ нигезендә исәпләнгән. Хәзер кайда бару өчен күпме түләргә кирәк икәнлеген сез түбәндәге исемлектән күреп белә аласыз. Бөгелмә - Андреевка - 59 сум Бөгелмә - Ефановка - 46 сум Бөгелмә - Коногоровка - 32 сум Бөгелмә - Коробково...
-
Бөгелмәнең Восточный авылында башлык үзгәрде
Әлеге вазифа Лилия Исмәгыйлевага йөкләнде. Лилия Шәймөхәммәт кызы Восточный авыл җирлегендә туып, шушында үскән. Күп еллар инде ул үз туган авылы иминлеге сафында хезмәт иткән. Хәзер исә аның кулларына тагын да җаваплырак вазифа тапшырылды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Лилия Исмәгыйлевага үз алдына куйган максатларга ирешү өчен уңышлар теләде.
-
Көймәсен теплоход әйләндергән балыкчыны бүген водолазлар эзли башлады
Чулманда икенче тәүлек 59 яшьлек балыкчыны эзлиләр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Искәртеп үтик: диспетчерлык хезмәтнең 112 бердәм номерына Чистай районында Чулманда теплоходның балыкчы утырган көймә өстеннән чыгуы турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, 59 яшьлек ир-ат Сухой Берсут авылыннан ерак түгел...
-
Бөгелмәлеләр ярминкәдә прививка ясаттылар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитештерүчеләр һәм халык өчен зур чара оештырып килә - республиканың һәр районында көзге ярминкәләр гөрли. Барчасы кышка запас туплау өчен сәламәтлеккә файдалы булган азык-төлек, яшелчә-җимеш һәм башка товарлар алырга ашыга. Ә бөгелмәлеләргә кышка запаска әле гриппка каршы саклану чарасын да тәкъдим итәләр. Гриппка каршы вакцинация...
-
Бөгелмәлеләр картинг буенча ярышларда катнаштылар
8 октябрь көнне Татарстан Республикасының Баулы шәһәре беренчелегенә картинг буенча ачык ярышлар узды. АндаТатарстан һәм Башкортстаннан 10 команда, 60тан артык спортчы катнашты. Бөгелмә җыелма командасын "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. "Хонда 200" классында Кирилл Балашов җиңү яулады, "Минск" классында Арсен Спиридонов көмеш белән бүләкләнде. Спортчыларны Кирилл...