Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сак булыгыз: кырыгалдарлар активлаша төшкән

Узган атнада гына да ике кеше Интернет аша әйбер сатырга теләгәндә мошенниклар корбаны булган.

Казанда яшәүченең берсе тунын сатмакчы булып, картасындагы 150 мең сумыннан колак каккан. Икенчесе, яңа автомобиль алырга теләгән 35 яшьлек ир-ат мошенниклар картасына 285 мең сумын күчергән, тик машина гына күрә алмаган. 78 яшьлек пенсионер апаның ышанычын яулаганнар аның 4 мең сумына ия булганнар. Чаллыда да шуңа охшашлы схема буенча - улыңа ярдәм кирәк дип 55 яшьлек ир-атның 15 мең сумын күчерткәннәр. Бөгелмәдә яшәүче ханым элек алган медицина әйберләренә компенсация бирүләренә ышанып, банк аша Мәскәүдә яшәүчегә 450 мең сумын күчергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса