Хөкүмәт әгъзалары билгеләнер алдыннан аттестация комиссиясен уздылар.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашты. Бу хакта "Татар-информ" МА, ТР Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
ТР башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Хөкүмәте бердәм команда булырга тиеш һәм барысына да уңышлы эш теләде.
«Бу республика Хөкүмәтендә эшләү өчен зур ышаныч», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов якындагы чорга Хөкүмәтнең төп бурычларын билгеләде.