Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: "Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне вакытында һәм төгәл эшләргә кирәк. Без моны игътибар белән күзәтәбез".

ТР Президенты фикеренчә, барлык ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә бер үк төрле суммалар алырга тиеш.

 “Covid-19” белән зарарланганнарны дәвалаучы медиклар өчен бүлеп бирелгән акчалар үзвакытында түләнергә тиеш. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов түләүләрнең үтә күренмәлелеген яклап чыгыш ясады. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде.

- Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне вакытында һәм төгәл эшләргә кирәк. Без моны игътибар белән күзәтәбез, – диде ул.

Бу мәсьәләдә кыенлыклар бар. Мәсәлән, барысына да өстәмә түләүләр каралмаган. – Аңлатмалар алу өчен РФ Хөкүмәте адресына, федераль министрларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип дәвам итте ул.  Без бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш.

 

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Covid-19” белән чирләүчеләрне дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр өчен барлыгы 10 миллиард сум акча бирелү турында игълан иткән иде. Аларга ай саен 25 меңнән 80 мең сумга кадәр акча бирелергә тиеш.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса