Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан Республикасының илкүләм проектлар өлешендәге йөкләмәләре үтәлергә тиеш
Татарстан илдәге стратегик үсешнең 12 төп юнәлеше буенча дәүләт проектларын гамәлгә ашыруда катнаша.
Татарстан, икътисадтагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча бурычларны үзвакытында үтәргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов: "Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән илкүләм проектлар өлешендә безнең барлык йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк. Әмма кайбер параметрлар икътисади үсеш кимүгә кадәр үк салынган иде. Шуңа күрә без нинди катлаулы хәлдә булуыбыз турында фикер алышырга түгел, ә федераль коллегалар белән бу килешүләргә төзәтмәләр кертергә тиеш. Бу эшне системалы рәвештә алып барырга кирәк. Беркем дә илкүләм проектларны гамәлдән чыгармады, без аларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы. Дәүләт башлыгы тарафыннан билгеләнгән барлык эшләр дә үтәлергә тиеш".
Киңәшмәдә шулай ук хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге карарларны оператив рәвештә үтәү буенча кайбер мәсьәләләр турында фикер алыштылар. ТР Президенты басым ясап әйткәнчә, агымдагы вәзгыять барлык көчләрне һәм ресурсларны мобилизацияләүне таләп итә.
Дәүләт проектлары РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә Россия Федерациясендә 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа