Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиялеләрнең милеккә салым түләмәү мөмкинлеге туачак

Дәүләт Думасында энергия буенча нәтиҗәлеккә ия торак һәм торак булмаган бина хуҗаларын милеккә салым түләүдән азат итәргә тәкъдим иткәннәр. Әлеге тәкъдим белән Энергетика буенча Дума комитеты башлыгы Павел Завальный чыккан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Аның сүзләренчә, бүген дистә еллар элек төзелгән Россия торак йортлары һәм биналары энергия тоту...

Дәүләт Думасында энергия буенча нәтиҗәлеккә ия торак һәм торак булмаган бина хуҗаларын милеккә салым түләүдән азат итәргә тәкъдим иткәннәр.

Әлеге тәкъдим белән Энергетика буенча Дума комитеты башлыгы Павел Завальный чыккан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Аның сүзләренчә, бүген дистә еллар элек төзелгән Россия торак йортлары һәм биналары энергия тоту буенча бик түбән нәтиҗә бирә. Депутат фикеренчә, хуҗага стимул биреп, аларга тергезү үткәрергә, шул исәптән күп фатирлы йортларда капиталь төзекләндерү үткәргәндә дә бу мәсьәләне карарга кирәк.

"Торак һәм торак булмаган биналарга капиталь ремонт һәм реконструкция үткәрү буенча салым белән кызыксындыруда өстәмә чаралар карауны кирәк дип саныйм, дип билгеләп үткән Завальный. - Торак һәм торак булмаган бина хуҗаларын, күп фатирлы йортларны энергия куллануда югары нәтиҗә биргән очракта өч елга кадәр салымнан азат итүне тәкъдим итәм".

Нәтиҗәдә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен торак хуҗаларына да түләү азрак булачак, дип белдерә депутат. Мондый салым ташламалары чит илләрдә бар икән инде. Океан артында бу алым инде җиде еллап кулланыла. АКШта, мәсәлән, шундый махсус технологияләр кулланганда өч елдан биш елга кадәр милеккә салым түләмәскә мөмкин.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса