Россиядә тагын ике банкның лицензиясе алынган
Россия Банкы мәгълүматлары буенча, әлеге банклар закон таләпләрен үтәмәгән. Россия Банкы бүген, 19 сентябрь көнне, Региональный коммерческий банкның (РКБ) лицензиясен алган. Бу хакта Үзәк Банк хәбәр итә. Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, РКБ закондагы җинаять кылу юлы белән алынган керемнәрне легальләштерү һәм террорчылыкны финанслауга кагылышлы тәлапләрне үтәмәгән, регуляторга операцияләр турында дөрес...
Россия Банкы мәгълүматлары буенча, әлеге банклар закон таләпләрен үтәмәгән.
Россия Банкы бүген, 19 сентябрь көнне, Региональный коммерческий банкның (РКБ) лицензиясен алган. Бу хакта Үзәк Банк хәбәр итә.
Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, РКБ закондагы җинаять кылу юлы белән алынган керемнәрне легальләштерү һәм террорчылыкны финанслауга кагылышлы тәлапләрне үтәмәгән, регуляторга операцияләр турында дөрес мәгълүмат бирмәгән. Моннан тыш, активларының сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаса да, банк кредит рискларын тиешенчә бәяләмәгән.
РКБ кертемнәр страхованиесе системасы вәкиле. 2016 елның 1 сентяберенә әлеге банк активлар күләме буенча Россиядә 404 урынны биләп торган.
Үзәк Банк бүген шулай ук Росинтербанкның лицензиясен дә алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа