19 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Казанда 200 сумлык акча сурәтләнгән торт пешергәннәр
Тәм-томнар пешерүче җирле комбинат хезмәткәрләре яңа банкнотта Казанның сурәтләнүен тели. Аның өчен тавыш кына биреп калмыйча, торт та пешерергә уйлаганнар. Исегезгә төшерәбез: Казан өчен тавышны Твоя-Россия.рф сайтына кереп бирергә була. Тавыш бирү 1 октябрьгә кадәр бара. http://shahrikazan.com/ http://shahrikazan.com/
-
Россиядә гаиләдә өченче бала туган очракта ипотека бурычын киметү тәкъдиме хупланды
Өченче һәм аннан да күбрәк бала табучыларга стимул бирү зарур, дип саный төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Минь. Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень балалы гаиләләр өчен ипотека түләүләрен киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда, бигрәк тә өченче бала туган гаиләләргә...
-
Октябрь җылы булачак. Ә кыш?..
Россия Гидрометеорология үзәге алда торган айларга үз фаразлары белән уртаклашты. Үзәк белгечләре ясаган анализдан күренгәнчә, алда торган 6 айда Россиянең күпчелек биләмәсендә температура режимы күп еллык биеклектә һәм бераз гына югарырак дәрәҗәдә сакланачак. Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының көнбатышында һава температурасы бераз түбәнрәк булачак. Татарстанда җылылык...
-
Татарстанда яшь пар 7 каттан ташланып үлгән
18еннән 19 сентябрьгә каршы төндә Казанның Әбсәләмов урамы 25 нче йортның 7нче каты тәрәзәсеннән 25-26 яшьләр чамасындагы егет белән кыз егылып төшеп үлгән. Кыз белән егетне нәрсә мондый адымга этәрүе билгесез. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. "События"га хәбәр итүләренчә, һәрчак шат күңелле әлеге кызның бу егет белән танышканнан...
-
Бөгелмәлеләр, "смайлик" көнен бәйрәм иттегезме?
Ел саен 19 сентябрьдә дөньяда бик кызыклы бәйрәм билгеләнә - ул безнең компьютерларда "смайлик" барлыкка килгән көн. Бу 1982 елда була. АКШның Карнеги-Меллон университеты профессоры Скотт Фалман компьютердан аралашыр өчен махсус билге булдыруны тәкъдим итә. Инглиз телендә "смайл" "елмаю" дигәнне аңлата. Аның барлыкка килүе компьютер аша язышу алып баручылар өчен...
-
Бөгелмәлеләр автомобильдән баш тартырлармы?
22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге акциянең төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Ә бит машиналарның искиткеч күп булуы зур шәһәрләр проблемасы гына түгел. Бүген авыл җирендә дә йорт саен диярлек...
-
Россиядә тагын ике банкның лицензиясе алынган
Россия Банкы мәгълүматлары буенча, әлеге банклар закон таләпләрен үтәмәгән. Россия Банкы бүген, 19 сентябрь көнне, Региональный коммерческий банкның (РКБ) лицензиясен алган. Бу хакта Үзәк Банк хәбәр итә. Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, РКБ закондагы җинаять кылу юлы белән алынган керемнәрне легальләштерү һәм террорчылыкны финанслауга кагылышлы тәлапләрне үтәмәгән, регуляторга операцияләр турында дөрес...
-
Татарстанда сайлау нәтиҗәләре мәгълүм
Республиканың 77,77 процент сайлаучысы үз тавышын биргән. Кичә, ягъни 18 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә узган VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстанда "Бердәм Россия" сәяси партиясе 85,31 процент тавыш җыеп, беренче урынга чыкты. Моннан тыш, КПРФ 4,06 процент, "Коммунисты России" 3,03 процент, "Справедливая Россия" 2,26 процент, ЛДПР 2,24 процент, "Яблоко"...
-
Бөгелмәнең үзәк район хастаханәсе ишеге төбендә яшь ир-егетнең үле гәүдәсе табылган
Тикерүчеләрнең эше тәмамлангач, процессуаль карар чыгарылачак. Бөгелмә шәһәренең үзәк район хастаханәсе ишеге төбендә 32 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсе табылган. Моңа кадәр ул бирегә башы имгәнеп, "ашыгыч медицина ярдәме" машинасы белән китерелгән булган. Егет хастаханәдә ятудан баш тарткан һәм медучреждениедән чыгып киткән. 17се көнне иртән аның үле гәүдәсенә тап булганнар. Россия...
-
Карабаш бистәсендә янгын чыга...
17 сентябрь көнне 4 сәгать 10 минутта Карабаш бистәсенең Спортчы тыкрыгында урнашкан йортның 1 нче катында урнашкан фатирдан төтен чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр мәгълүмат алынуга 9 минут эчендә вакыйга урынына барып җитәләр. Подъездда төтен күзәтелә, фатир ишеге ачык була, 1 квадрат метр мәйданда урын-җир кирәк-яраклары янган була....
-
Бөгелмәле мунчасыз кала язган
17 сентябрь көнне кичке сәгать 10да Бөгелмә шәһәренең, Мир урамында мунча януы турында хәбәр алына. Хәбәр алынуга 4 минут эчендә вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләрне корылманың хуҗасы каршы ала, аның сүзләре буенча, янгын чыккан вакытта мунчада беркем дә булмаган. Бу вакытта мунчаның эче һәм чардак яна торган була инде,...
-
Бөгелмәлеләр, яңа банкнот символлары өчен тавыш бирәбез!
Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары дүртенче урынга күтәрелде. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 124 976 кеше тавыш бирергә өлгергән. Өченче урында баручы...
-
Сайлау көне, тулаем алганда, тыныч узды — Әгъзам Гобәйдуллин
Булган барлык мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерү эшләре уздырылган VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә 51 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерү эшләре уздырылган. Бу хакта бүген узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. "Сайлау көне, тулаем алганда, тыныч...
-
Татарстанда бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатлар исемлеге мәгълүм - ҮСК
Кичә, ягъни 18 сентябрьдә РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда бер мандатлы окуругларда җиңгән кандидатлар исемлеге мәгълүм. Идел буе федераль округы буенча Фатих Сибагатуллин - якынча 71 процент, Мәскәү округы буенча Илдар Гыльметдинов 76,7 процент, Түбән Кама округы буенча Айрат Хәйруллин 80,19 процент, Яр Чаллы округы буенча Әлфия...
-
Сайлауда 2 млн 187 мең 239 татарстанлы гражданлык хокукыннан файдаланган
Бу сайлаучыларның 80,1 процентын тәшкил итә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 97,38 процент протокол эшкәртелгән. Татарстандагы 2750 сайлау участоклары кичә, ягъни 18 сентябрьдә узган Россия Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләрен игълан иткән. Бүген сәгать 7.30 га булган мәгълүматлар буенча, республикада 2 млн 187 мең 239 кеше үзенең гражданлык хокукыннан файдаланган. Бу...