Изге сәфәргә – хәерле сәгатьтә!
19 октябрь көнне кичке унынчы яртыда шәһәребезнең Үзәк мәчетеннән булачак хаҗилар олы юлга кузгалдылар. Вакыт соң булуга карамастан, озатучылар шактый күп килгән иде. Изге сәфәргә чыгучыларга хәерле юллар теләп, кабат исәнлектә очрашуга ныклы өмет баглап, догалар кылынды, тиешле киңәшләр бирелде. Бу төркем белән Гарәбстанга 16 кеше китте. Башта алар 4-6...
19 октябрь көнне кичке унынчы яртыда шәһәребезнең Үзәк мәчетеннән булачак хаҗилар олы юлга кузгалдылар.
Вакыт соң булуга карамастан, озатучылар шактый күп килгән иде. Изге сәфәргә чыгучыларга хәерле юллар теләп, кабат исәнлектә очрашуга ныклы өмет баглап, догалар кылынды, тиешле киңәшләр бирелде.
Бу төркем белән Гарәбстанга 16 кеше китте. Башта алар 4-6 көн Мәдинәдә булачак, аннары - Изге Мәккәдә (15 көн).
Бөгелмәдән быел хаҗга барлыгы 25ләп кеше барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа