21 октябрь 2011 яңалыклары
-
Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт!
Әлеге темага чыгышны 13 нче мәктәптә үткән фән-ни-гамәли конференция-дә ясадым (җитәкчем - Ф.В.Зәйнуллина). Эльвира ЯКУПОВА, 2 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы. Татар теле дәресләрендә без Каюм Насыйри эшчәнлеге белән таныштык. Каюм Насыйри - күпкырлы шәхес. Ул - язучы да, галим дә, фольклорчы да, укытучы да. Аның XIX йөзнең икенче...
-
Энҗе бөртегедәй затлы ул, аны саклыйк!
Үзе яшь, үзе уңган-булган журналист Руслан Җәләев җитәкчелегендә эшләп килүче "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре эшләрен яратып, иҗади якын килеп, ихлас күңелдән башкаралар. Әлфинә КӘРИМОВА, мәгариф ветераны. Бөгелмә шәһәре. Газета укучылар редакциягә нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итмәсеннәр, журналистлар, һич кенә дә авырыксынмыйча, проблеманы чишүгә керешәләр. Моның өчен алар көчләрен дә,...
-
Ярминкә шул, мәйдан башка
22 октябрьдә, шимбә көнне, авыл хуҗалыгы ярминкәсе Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте производство-өйрәтү предприятиесе (УПП ВОС) территориясендә узачак. Ярминкә сәгать 8дә башлана.
-
Төрки теллеләр җыела
Татарстан башкаласы икътисади форумнар гына түгел, ә милли-мәдәни, мәгариф өлкәсе буенча да дөньякүләм чаралар үткәрү үзәгенә әйләнеп бара. Әйтик, Казанда 21-23 октябрь көннәрендә "Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше" Халыкара тюркологлар конференциясе уздырыла. Ул шушы өлкәдә фәнни институт булдырган танылган галимә, КДУда озак еллар тарих-филология факультеты деканы булып торган,...
-
Изге сәфәргә – хәерле сәгатьтә!
19 октябрь көнне кичке унынчы яртыда шәһәребезнең Үзәк мәчетеннән булачак хаҗилар олы юлга кузгалдылар. Вакыт соң булуга карамастан, озатучылар шактый күп килгән иде. Изге сәфәргә чыгучыларга хәерле юллар теләп, кабат исәнлектә очрашуга ныклы өмет баглап, догалар кылынды, тиешле киңәшләр бирелде. Бу төркем белән Гарәбстанга 16 кеше китте. Башта алар 4-6...
-
Афәрин, яшьләр!
Татар мәдәният үзәгенең "Җиңгәчи" исемендәге халык татар яшьләре фольклор төркеме (җитәк-чесе - яшь белгеч Регина Кәлимулли-на) шәһәребездә узган "ВАТАН" исемле V Республика яшьләре фес-тиваль-бәйгесендә катнашып, җиңү яулады: I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Казанда үтәчәк талантлы яшьләр фестиваленә "Җиңгәчи"ләр чакыру алдылар инде. Шунысын да искә төшерик: узган елның сентябрь аенда бу...
-
Салым өлкәсенә сәяхәт
19 октябрь көнне Бөгелмә шәһәренең районара салым инспекциясе бүлегендә 6 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Укучыларны Татарстан Республикасының 17 нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Надежда Николаевна Андреева каршы алды, нәкъ менә ул салымнарның, гомумән, нәрсә икәнен, аларның нигә кирәк булуын кыскача аңлатып узды....
-
Берничә мәзәк (2)
Бер егет армиядән кайта. Үзе гел урысча гына сөйләшкән итенә. Беркөнне күрше егете белән мунча керергә баралар. Беренче булып ләүкәгә солдат менә, егеткә эссе салырга куша. Егет бер савыт эссе сала, икенчене сала... Солдат: "Довольно!" - ди. Егет аңламаганга салынып, тагын берне тондыра. Солдат, кызуга чыдый алмыйча: "Җитте дип әйтәм...
-
Талант иясе
1960 елның 2 гыйнварында Баулы районы Урыссу поселогында туган Рөстәм Курамшин 1975 елда Лениногорскидагы музыка-сәнгать педагогия училищесына укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң Бөгелмә мәктәпләрендә рәсем, сызым дәресләре укыта. 1987 елда Чабаксар дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетына укырга керә, 1991 елда тәмамлый. 2008 елда - Татарстанның, ә 2010 елда Россиянең...