Айлык нәтиҗәләр
29 февраль көнне шәһәр һәм район киңәшмәсендә ай дәвамында булган мөһим вакыйгалар турында сөйләштеләр. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов алып барды.
Үзенең чыгышында башлык фев-ральдә узган чараларга тукталды: район авыл җирлекләрендә үткән сессияләр; шәһәр халкы белән ТКХ мәсьәләләре турында Техника йортында җыелып сөйләшү; БМР ветераннар советының 30 еллыгын үткәрү; кече һәм урта бизнесның хәленә багышланган киңәш-мә турында җиткерде һәм март аенда башкарыласы эшләр планы, бурычлар белән таныштырды.
Яңа җитәкче билгеләнде
2012 елның 1 мартыннан Бөгелмә муниципаль районында торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге начальнигы булып Михаил Владимирович Конков эшли башлады.
М.В.Конков 1973 елның 6 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә туган, рус миллә-теннән, 2003 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган, химия производствосы һәм төзелеш материаллары предприятиеләре машиналары һәм аппаратлары белгечлеге инженеры.
Эш урыннары: 1994-2001 елларда - "Бөгелмә икмәк заводы" ААҖ баш механигы; 2001-2006 елларда - "Сатурн" ҖЧҖ директоры урынбасары; 2006- 2007 елларда - "Хисаплау үзәге" инженеры; 2007-2012 елларда - "Спецстройтехмаш" ПСК" ҖЧҖ директоры.
Өйләнгән, бер улы бар.
Хокук сагында
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге җитәкче-се җиткергән мәгълүматларга караганда, февраль аенда төрле хокук бозулар турында 312 гражданнан гариза кабул ителгән. Ике үлемгә китергән очрак; наркотиклар белән бәйле җинаятьләр (5 очрак); юл-транспорт вакыйгалары санының кимемәве, шуңа бәрабәр аларда һәлак булучыларның да артуы (Карабаш бистәсе янындагы авариядә генә дә 3 яшь кешенең гомере киселгән); ришвәтчелек; уен автоматларының тыелган икәнлеген белә торып, әлеге законны бозу очраклары булуы һ.б.лар хакында әйтелде.
Иминлек өчен
Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе үткән айда 6 янгын чыгу очрагы булып, аларда бер кешенең гомере өзелгәне турында әйтте. Март ае, гадәттә, карлы-буранлы була, шуңа күрә төп игътибар "М-5" трасса-сының Бөгелмә районына караган учас-тогын кардан чистартуга юнәлдерелгән булырга тиешлеге ассызыкланды. Шундый ук бурыч шәһәр һәм райондагы юлларга карата да куелды.
Үзегез дә уяу булыгыз!
"Хөрмәтле бөгелмәләр! Гаражлардан автотранспорт чараларын урлау очраклары ешайды. Шуңа күрә гараж йозакларын, бикләрен тагын бер кат карап, ныгытуыгыз сорала. Автотранс-портны караучысыз калдырмагыз, авто-мобилегезгә сигнализация куйдырыгыз. Махсус машина кую урыннарыннан файдаланыгыз!" - дип чакыра Бөгелмә эчке эшләр бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа