Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Наратлы» терлекчелек комплексы ел саен җитештерүне арттыра

2019 елдан биредә «Төньяк Нива Татарстан» компаниясенең терлекчелек комплексын төзү буенча Татарстанда иң эре проектларның берсе гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Бөгелмә районында «Наратлы» терлекчелек комплексында булды. 2019 елдан биредә «Төньяк Нива Татарстан» компаниясенең терлекчелек комплексын төзү буенча Татарстанда иң эре проектларның берсе гамәлгә ашырыла.

Бу 3 550 сыерга исәпләнгән ферма, анда 5 100 баш сөтле токымлы яшь сыерлар үстерү өчен мәйданчыклар бар. Объектны тулысынча 2025 елга тәмамлау планлаштырыла.

2022 елда инвестор җитештерүгә 359 млн.сум акча керткән. Агрохолдингның гомуми инвестицияләр күләме 12 млрд.сумнан артык тәшкил итә. Агрофермада 443 кеше эшли. Узган ел йомгаклары буенча предприятие кереме 1678 млн.сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса