Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Министрлык якындагы өч елда пенсияләрнең кимүе турында җиткерде

Россия Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәт макрофаразлауларыннан чыгып, пенсияләрнең кыскаруын көтә. Документтагы мәгълүматларның дөреслеген ике федераль түрә раслады, дип яза "Ведомости" газетасы. 2018 елда пенсия 0,7 процентка, 2019-2020 елларда 0,6 процентка кыскарачак. Кичә әлеге фараз хакында Бюджет проектировкалары буенча хөкүмәт комиссиясендә фикер алыштылар. Ул Хөкүмәт хуплаганнан соң басылып чыгарга тиеш. Пенсияләрне...

Россия Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәт макрофаразлауларыннан чыгып, пенсияләрнең кыскаруын көтә.
Документтагы мәгълүматларның дөреслеген ике федераль түрә раслады, дип яза "Ведомости" газетасы.

2018 елда пенсия 0,7 процентка, 2019-2020 елларда 0,6 процентка кыскарачак.

Кичә әлеге фараз хакында Бюджет проектировкалары буенча хөкүмәт комиссиясендә фикер алыштылар. Ул Хөкүмәт хуплаганнан соң басылып чыгарга тиеш.
Пенсияләрне киметүнең сәбәбе булып, эшләүче пенсионерларга пенсияләрен индексацияләүдән баш тарту тора. Россия статистика мәгълүматлары буенча эшләүче пенсионерлар саны 10 млн тирәсе.

2018 елда инфляция быелгыдан артык булырга тиеш, ә түләүләр узган ел инфляциясе буенча индексацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса