12 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Күрше шәһәрдә өстенә агач авып, кеше гомере өзелгән
Бу көннәрдә олы яшьләрдәге пенсионер 24 яшьлек күршесе белән урманга каен кисәргә барган. Сүз уңаеннан, урман кисүләре законлы булмаган. Көтмәгәндә егет кискән агач пенсионерның өстенә ауган һәм аның гомере урында ук өзелгән. Нәтиҗәдә егет тоткарланган һәм үз гаебен тулысынча таныган. Полиция хезмәткәрләре "Саксызлык аркасында кеше үтерү" матдәсе буенча җинаять эше...
-
Шофер юл һәлакәтендә зыян күрүчене ташлап качкан
12 сентябрьгә каршы төндә исерек хәлдә бер ир-ат Hyundai Sonata машинасына утыра. Аның янында якын иптәше дә була. Актаныш-Мөслим юлының 26 нчы километрында ул тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга һәм машина белән идарәне югалту сәбәпле, юл чатыннан чыгып очып әйләнә. Куркуыннан коты алынган шофер газапланып, ярдәм сораган иптәшенә беренче...
-
Яңаны ни өчен яңарталар?
2014 елдан башлап, Бөгелмә муниципаль районында юлларга 760 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды. 2017 елда урам юлларын тәртипкә китерүгә 280 миллион сумнан артык акча тотылды. Райондагы юлларны махсус комиссияләр әледән-әле тикшереп тора, бу исә юлларда барлыкка килгән кимчелекләрне ачыклап, хилафлыкларны вакытында төзәтергә мөмкинлек бирә. "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе барышында район башлыгы,...
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
16 сентябрьдән Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде. Киңәшмәне ачып, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең инде традициягә керүен һәм быел да алар өчен мәйданнар әзер булуын җиткерде. Казанда...
-
Татарстанның Экология министрлыгы ике ел эчендә тоннага якын кулланылган батарейка җыйган
В Министерстве экологии и природных ресурсов РТ с начала 2015 года было собрано около тонны батареек. Отработанные химические источники тока собирают в специальный контейнер, установленные в холле Минэкологии. «В дальнейшем мы отправляем их на предприятие "Мегаполис Ресурс" в Челябинской области. Это единственное предприятие в России, которое перерабатывает батарейки», - рассказала...
-
Бөгелмә тегү фабрикасының көче – бердәмлектә (+ФОТОЛАР)
Сәләтле, уңган, шул ук вакытта тыйнак һәм шәфкатьле директор - Салиха Хәмзә кызы Гарипова. Ул Бөгелмә тегү фабрикасын 2000 елдан алып җитәкли башлый. Дөресрәге, узган гасырның 90нчы елларында бөлгенгеккә төшкән предаприятиене аякка бастырырга алына. Предприятиене күтәрүгә куйган нәтиҗәле хезмәте өчен Мактаулы грамоталарына ия кеше. "Бизнес-леди" исеменә лаек булган, Һади Атласи...
-
Министрлык якындагы өч елда пенсияләрнең кимүе турында җиткерде
Россия Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәт макрофаразлауларыннан чыгып, пенсияләрнең кыскаруын көтә. Документтагы мәгълүматларның дөреслеген ике федераль түрә раслады, дип яза "Ведомости" газетасы. 2018 елда пенсия 0,7 процентка, 2019-2020 елларда 0,6 процентка кыскарачак. Кичә әлеге фараз хакында Бюджет проектировкалары буенча хөкүмәт комиссиясендә фикер алыштылар. Ул Хөкүмәт хуплаганнан соң басылып чыгарга тиеш. Пенсияләрне...
-
Депутатлар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен түләү хакында фикер алышты
Бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм социаль сәясәт комитеты уртак утырыш уздырды. Чарада каралган төп мәсьәлә "Мәгариф турында"гы ТР законының 21 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакындагы ТРның 373-5 нче номерлы закон проекты белән бәйле иде. Аны депутатларга хезмәттәшләре Артем Прокофьев тәкъдим итте. "Россия Конституциясе...
-
Күрше районда аянычлы һәлакәт
Азнакай районында аянычлы һәлакәт булды. Башкортстан номерлары булган машинада ир белән хатын МАЗ йөк машинасы астына керәләр. Бу хәл Азнакай-Урманай юлында була. 14 ле Лада автомобиле шоферы - 54 яшьлек ир белән аның 51 яшьлек хатыны вакыйга булган урында җан бирәләр. Аларның үле гәүдәләрен машинаны кисеп алырга туры килә. almet-rt.ru
-
Бөгелмәлеләр, сәламәт тормыш алып барыйк
16 сентябрь көнне Бөгелмәдә җиңел атлетика буенча ярыш узачак. Ул "Кросс Татарстана - 2017" кысаларында старт ала. "Кросс наций" Бөгелмә сулыгының "Лекторий" территориясендә сәгать 10да ачылачак. Теләк белдерүчеләр 4 500 метрлы маршрут үтәчәк. Анда шәһәрнең бар оешмаларының да катнашуы көтелә. Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
-
Халык проблемаларын хакимият тә чишә (ФОТОЛАР)
Узган атнада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров сораулары белән килгән бөгелмәлеләрне кабул итте. Гафиятуллин урамының 16нчы йортында яшәүче Алла Наумова бу йортта эшләнгән капиталь ремонтның сыйфатыннан канәгать түгел. - Йортыбызны ремонтладылар, тик кайбер урыннарда кимчелекләр бар. Без, бу йортта яшәүчеләр, салым түләүчеләр буларак, әлеге кимчелекләрне төзәтүне таләп...
-
Башкортстанда беренче кар яуган
Бүген Башкортстанда беренче кар яуган. Социаль челтәрдә Белорецк - Абзаково трассасында төшерелгән видео пәйда булды - анда беренче көзге кар явуы күренә. Башгидромет яңгырлы кар явачагы турында хәбәр иткән иде. Бүген һәм иртәгә яңгырлы салкын һава торышы сакланачак. 14 сентябрьдә Башкортстанда "әбиләр чуагы" башлануын вәгъдә итәләр.
-
Бөгелмәлеләр спортта сынатмый
Казан шәһәренең "Батыр" дзюдо үзәгендә 2001 - 2002 елгы егет һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Ярышта республиканың 11 шәһәреннән 215 спортчы катнашты. Бөгелмәнең "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Павел Кислинский 100 килограммннан артык авырлык категориясендә көмеш бүләккә ия булды. Ул дзюдо буенча Идел буе федераль округы...
-
60 тонналы пирамида янган
10 сентябрь көнне якынча 11 сәгатьтә коткару хезмәтенә янгын чыгу турында хәбәр керә. Билгеле булганча, Тәтеш төбәгенең бер авылында 120 өемнән пирамида стилендә ясалган, гомуми авырлыгы 60 тоннаны тәшкил иткән саламга билгесез сәбәпләр буенча ут каба. Ялкынны туктату өчен янгын сүндерүчеләргә 50 минуттан артык вакыт кирәк була. Янгынның мәйданы 90...
-
Бөгелмәлеләр, хезмәт хакын түләмәсәләр, “кайнар линия”гә шылтыратыгыз
Минималь хезмәт хакы күләменә (МРОТ) килгәндә, бюджеттан тыш оешмаларда эшләүчеләр өчен ул 8 848 сум тәшкил итә. Хезмәт килешүләре төземәү; хезмәт хакын вакытында түләмәү; минималь хезмәт хакы күләменнән дә кимрәк хезмәт хакы түләү хезмәт хокукын бозу дип санала. Хезмәт Законнарын бозу очраклары күзәтелгәндә, район халкы Бөгелмә районы башкарма комитетында эшләүче...