Машинаны өйдән чыкмыйча теркәп була
Дәүләт автоинспекциясе бүлеге дә "Шәхси кабинет"та теркәлгән һәм аның аша электрон гариза биргән гражданнарга авто һәм мототранспорт чараларын, аларга тагылма җайланмаларны (прицеп) теркәү, транспорт йөртү таныклыгын алу, яисә алыштыру өчен алдан язылу хезмәтләрен күрсәтә. Шулай ук квалификация имтиханнарын тапшыру, административ хокук бозулар турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге дә бар. Соңгысы турында...
Дәүләт автоинспекциясе бүлеге дә "Шәхси кабинет"та теркәлгән һәм аның аша электрон гариза биргән гражданнарга авто һәм мототранспорт чараларын, аларга тагылма җайланмаларны (прицеп) теркәү, транспорт йөртү таныклыгын алу, яисә алыштыру өчен алдан язылу хезмәтләрен күрсәтә. Шулай ук квалификация имтиханнарын тапшыру, административ хокук бозулар турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге дә бар. Соңгысы турында белешү өчен "Шәхси кабинет"ка кереп, таныклык сериясен, машинаның номерын күрсәтеп, эзләү формасын тутырырга кирәк. Штраф квитанциясен дә рәсмиләштереп алырга була. Интернет аша министрлыкның мәгълүматлар базасыннан транспорт чарасын тикшертергә мөмкин. Монысы тотылган машина сатып алганда бик мөһим - аның үткәне, таможняда проблемалары юкмы, залог итеп куелмаганмы икәнлеге һ.б. турында мәгълүматларның дөрес булуы зарур. ЮХИДИ интернет сайты ярдәмендә автомобильне болай тикшерү өчен "Проверка автомобиля" бүлегенә керергә кирәк, идентефикация номерын (vin-номер) күрсәтеп, бер үк вакытта аның эзләүдә түгелме икәнлеген дә ачыклап була.
Дәүләт хезмәтләреннән интернет мөмкинлекләре аша файдаланганда, вакытыгыз янга кала; дәүләт органында булган документларны барлап, күрсәтеп торасы булмый; хезмәтне үзегезгә уңайлы вакытта алу мөмкинлеге бирелә; коррупцион гамәлләргә юлыгу ихтималы кими һ.б.
2016 елда Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлегеннән хезмәт күрсәтүне сорап гариза биргән 14 меңнән артык кеше "электрон чират"тан файдаланган.
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа