Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Марттан башлап эш белән тәэмин итү үзәге аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнашкан

Республикада эшсез кешеләр саны арту темплары кимегән.

Республикада эшсез кешеләр саны арту темпы кимегән. Бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Хәзер без тотрыклы эшчәнлектә. Эшсезләрнең үсеш темплары кими, аерым муниципаль берәмлекләрдә ул стабильләшә. Эш белән тәэмин итү хезмәте аша эшкә урнашучылар саны арта һәм аларга ярдәм күрсәтелә. Беренче марттан эш белән тәэмин итү хезмәте аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылды», - диде министр.

Аның сүзләренә караганда, предприятиеләр эш режимында булмаганлыкган кризис чорында эшкә урнашу процессы туктатылып торгандай булган.

«Бүгенге көндә без атна саен меңгә якын кешене эшкә урнаштырабыз. Коронавирус белән бәйле кризисның үзенчәлеге эшсезләр саны артуда, әмма вакансияләр кимүдә түгел», - диде Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса