Лениногорск районында фитнес-үзәкләр һәм җәйге верандалар ачылды
5 июньдә фитнес-үзәкләр һәм спорт заллары ачылды, ә 11 июньнән — җәйге верендалар һәм кафелар.
Лениногорск районында фитнес-үзәкләр һәм өч җәйге веранда эшли башлады. Объектлар Роспотребнадзор таләпләрен үтәп эшли. Бу турыда район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирус аркасында Татарстанда кафе, ресторан һәм спорт үзәкләре март ахырында ябылды. 18 майда республикада спорт объектларына, бассейн һәм фитнес-хүзәкләргә бер кеше белән бер тренер шөгыльләнү шарты белән эшләргә рөхсәт иттеләр.
5 июньдә фитнес-үзәкләр һәм спорт заллары ачылды, ә 11 июньнән — җәйге верендалар һәм кафелар.
Роспотребнадзор вәкилләер сүзләренчә, кафе территориясендә битлек һәм перчатка кию мәҗбүри түгел. Җәмәгать туклануы хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чараларын куллану мәҗбүри булып санала.
Барлык клиентларның һәм хезмәткәрләрнең температурасын үлчиләр. Әгәр кафега килүченең температурасы югары икән, аны кертмәячәкләр.
Яңа кагыйдәләр буенча бинаны дүрт сәгатькә бер тапкыр җилләтергә кирәк. Җәмәгать туклануы хезмәткәрләре өч сәгатькә бер тапкыр битлекләрен алыштырырга тиеш. Алар савы-сабаны дезинфекцияли торган чара белән юарга яки бер кулланылышлы савыт-саба сайларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа