Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күзенә пневматик пистолет белән аткан бала турында берничә көн элек язган идек. Бүген ул вафат булган

Бүген балалар республика клиник хастаханәсендә якын арадан пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысының үлеме турында Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бала яралангач та, хастаханәгә китерелә, аңа ике тапкыр операция ясала. Икенчесендә катлаулы нейрохирургик операция ясала. Операция видеоконференцэлемтә аша Мәскәүдән күренекле офтальмохирург ярдәме белән ясала. Ләкин...

Бүген балалар республика клиник хастаханәсендә якын арадан пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысының үлеме турында Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бала яралангач та, хастаханәгә китерелә, аңа ике тапкыр операция ясала.

Икенчесендә катлаулы нейрохирургик операция ясала. Операция видеоконференцэлемтә аша Мәскәүдән күренекле офтальмохирург ярдәме белән ясала. Ләкин операциядән соң баланың хәле начарлана, йөрәге тибүдән туктый.

Үлемгә китергән сәбәпләрнең соңгы нәтиҗәсен суд-медицина экспертлары ясаячак.

Искәртеп үтик, «Татар-информ»да Түбән Камада мәктәп укучысы сыйныфташының күзенә атуы турында хәбәр ителгән иде. Яшүсмер күптән түгел травматик пистолет сатып алган булган. Әтисе улында күргән коралны алып яшереп куйган. Әмма улы пистолетны тапкан һәм саклар өчен иптәшенә биргән.

11 февраль көнне әлеге иптәше пистолетны хуҗасына бирү өчен мәктәпкә алып килгән. Биргәндә ул аның корылган икәнен әйтергә оныткан.

Дәрес бетәргә берничә минут кала укытучы сыйныф бүлмәсеннән чыккан. Пистолет хуҗасы коралны сумкасыннан алып, аның белән селтәнгәләп уйнаган һәм ул шул вакытта пистолет атып җибәреп, уң ягында утырган иптәшенең күзенә эләккән.

Балалар арасында низаг булмавы билгеле.

Эмма СЫЙТДЫКОВА

татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса