Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте илдә тулаем “битлек” режимын кертте

Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш чараларын көчәйттеләр.

“Covid-19” зәхмәтенең таралуын булдырмау өчен, “Роспотребнадзор” илдә гомуми битлек режимын кертте. Тиешле карарны илнең баш санитар табибы Анна Попова имзалады.

«Россия Федерациясе территориясендәге затларга кешеләр күпләп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, такси, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләрен киеп йөрүне тәэмин итәргә кирәк», – диелә документта.

Моннан тыш, ведомство тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне һәм 23 сәгатьтән алып, сәгать 6га кадәр җәмәгать туклануы оешмалары эшен тыйды.

Җәмәгать транспортында, таксида һәм кешеләр күпләп була торган башка урыннарда «агымдагы дезинфекция режимын көчәйтергә» тәкъдим ителде.

Төбәкләрдә “Роспотребнадзор”, 100 мең кешегә 150дән дә ким булмаган исәп белән, тикшеренү үткәрергә киңәш итте.

Карар иртәгә – 28 октябрьдән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса