Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коронавирус белән авыручыларның Казанга кайсы рейс белән килүе билгеле

Мәскәүдән дүрт рейс белән кайткан пассажирларның үзлектән изоляциядә калуларын һәм үзләре турында кайнар линиягә хәбәр итүләрен сорыйлар.

Татарстан оператив штабы Казанга коронавирус белән авыручыларның кайсы рейс белән килүләрен әйтте.

Мәскәүдән Казанга килгән өч авиарейс: SU 1196 (12 мартта килде), SU 1276 (17 мартта) һәм SU 1278 (18 мартта) пассажирлары - риск зонасында. Моннан тыш, коронавирус белән авырган бер кеше Татарстан башкаласына Мәскәүдән поездда, 024 М рейсында, 6нчы вагонда килгән.

Оператив штаб әлеге рейслар белән килгән барлык кешене 14 көн дәвамында үзлектән изоляцияләнеп, өйдә торуларын сорый. Якыннары белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә, шәхси гигиена һәм дезинфекция режимын сакларга, шулай ук бинаны җилләтергә кирәк.

Югарыда аталган рейсларның пассажирларын территориаль сырхауханәгә яки кайнар линиягә (8-800-222-59-00) хәбәр итүләрен сорыйлар, ул көн саен 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Авыру билгеләре килеп чыкса, табибны өйгә чакыртырга кирәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса