Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Композитор Ринат Гобәйдуллин мәңгелек йортка күченде

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин вафат. Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы Иске Урыссу авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәре музыка-педагогия училищесында укый. 1976 елда Чаллы каласына күченә. Шунда "Сердәш" ансамблен оештырып җибәрә. 1980 елларда Казан...

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин вафат. Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы Иске Урыссу авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәре музыка-педагогия училищесында укый. 1976 елда Чаллы каласына күченә. Шунда "Сердәш" ансамблен оештырып җибәрә. 1980 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый.

Ринат Гобәйдуллин оештырган "Сердәш" ансамбле Татарстанда беренче "яшь йолдызлар мәктәбе" буларак билгеле. Композитор тырышлыгы белән Габидулла Хөрмәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәсул Салихов һәм башка җырчылар зур сәхнәгә чыкты.

Гобәйдуллин 200ләп җыр һәм Минзәлә, Әлмәт, Оренбург, Уфада 11 спектакльгә музыка иҗат иткән шәхес. Иң билгеле җырлары - "Бир кулыңны, гүзәлем", "Чаллы сириннәре", "Күңелеңә авыр алма", "Күчмә кошлар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса