8 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Татарга тылмач бик кирәк
Радио, телевидение каналлары, газета-журналлар, берсеннән-берсе уздырып, яман хәлләрне кем куркынычрак, шомлырак итеп ирештерә ала дип ярышкан бу заманда, чынлап торып шаккатарлык вакыйгалар да калмады бугай тирә-юньдә. Явызлыкның, рәхимсезлекнең, эреле-ваклы тискәре күренешләрнең торган саен аза һәм арта баруына шаккатсаң гына инде. Шул тискәре күренешләр исәбенә мин телебезне бозу күренешләрен дә кертәм....
-
Юксыну
*Ягез, бер дога! (Наил Әкрам улы Суховның бакыйлыкка күчкәненә - бер ел) Кайгы-хәсрәт мәңге килмәс кебек иде, Безнең тату бердәм гаиләгә. Пар канатлы булып яшәдек без, Бәхет-шатлык татып дөньяда. Авырлыклар инде артта калды диеп, Җиңеп бардык һәрбер киртәне. Бәхет, шатлык һәм куаныч белән Каршы алдык һәрбер иртәне. 40 ел без...
-
Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем
Өстерәп чыгардым мин аны колагыннан, Инде бик карт самоварны әнкәйнең чоланыннан. Шәпләп юып агарткач, үзәгенә ут яккач, Тотынды ул көйләргә, яшь чакларын сөйләргә: "Танымадым сине, - ди,- олыгаеп киткәнсең... Синең белән күрешкәнгә күпме вакыт үткән соң?.. Ничә бала минем янда гөрләп утыра иде?! Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем....
-
Бүген шәһәр сулыгы яр буенда “Ак бүреләр” чаңгы клубы призына ачык Раштуа узышлары узды ФОТОЛАР
-
Бөгелмәләр юлсызлыктан чыгу юлын эзли
Кар ишеп яуган бу көннәрдә юлларның торышы бик күпләрне борчый. Юлсызлык тәмам үзәгенә үткән кешеләр бүген 15 сәгатьтә, элеккеге "Эссен" кибете янына җыелып, җәмәгатьчелеккә үз фикерләрен җиткерделәр. Аларның гозерләре җитәкчелеккә дә барып ирешер һәм шуннан соң шәһәр, бигрәк тә юллар тиз арада кар коллыгыннан азат ителер дигән өмет бар. Фото...
-
Гүзәл Уразовага бүген 35 яшь!
8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтә. 2017 ел Гүзәл өчен аеруча истәлекле - җырчыга 35 яшь тула! Бу уңайдан тамашачылары һәм фанатлары җырчыга иң изге теләкләрен юллап, видеокотлау яздырган. Тамашачы мәхәббәтен озак еллар дәвамында саклап, яңа үрләргә ирешеп, тамашачыны иҗат җимешләре белән сөендереп яшәргә...
-
Һава торышының тотрыксызлыгы җимеш бирүче үсемлекләргә тәэсир итми
Авыл хуҗалыгының Татар фәнни тикшеренү институты һава торышы тирбәлешенең җимеш бирүче үсемлекләргә тәэсире юк дип белдерә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Агачлар 30 градус салкыннарны сизми. Сливаның чәчәк бөреләре температура 35 градустан, чиянең - 38, ә алмагач чәчәге бөреләре 40 градустан түбән булганда...
-
Композитор Ринат Гобәйдуллин мәңгелек йортка күченде
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин вафат. Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы Иске Урыссу авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәре музыка-педагогия училищесында укый. 1976 елда Чаллы каласына күченә. Шунда "Сердәш" ансамблен оештырып җибәрә. 1980 елларда Казан...
-
Редакциягә килгән һәр кешегә юл ачык
-
Бөгелмәдә - карлы кыш
Яңа ел каникулларында бар кеше дә ял итеп ята дип уйласагыз, ялгышасыз, дуслар. "Бөгелмә авазы"ның 8 гыйнвар көнне дежурга чыккан хезмәткәрләре, эш белән эш арасында, ягъни сайтка куяр өчен башка служба хезмәткәрләреннән зар-интизар булып яңалык-хәбәрләр көткән арада, кулга көрәк тотып, редакция каршын калын кардан арындырырга да өлгерделәр. Шулай итеп, иртәгә...
-
Бөгелмәлеләрдән үрнәк алып...
Әле кыш башында гына безнең Бөгелмә шәһәрендә космонавтлар Антон Шкаплеров белән Алексей Овчинин булып киткәннәр иде. Менә инде күршеләребез әлмәтлеләргә дә шундый бәхет елмайган. Яңа ел каникулларында космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьев гаиләләре белән "ЯН"да ял иткән. Россия Геройлары Әлмәттә 2016 елның мартында булып киткәннәр иде. Татарстанның нефтьчеләр башкаласы...
-
Татарстан Журналистлар берлеге президиумы кайгы уртаклаша
Татарстан Журналистлар берлеге президиумы, танылган прозаик, тәрҗемәче, журналист, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Зарипов вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерә. Татарстан һәм Россия журналистикасы аксакалы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм "Бәллүр каләм" республика конкурсы лауреаты...
-
2016 елда нәтиҗәләрен татар дөньясы кызыксынып көткән мәдәни бәйгеләр бишлеге
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстанда һәм бөтен татар дөньясындагы фестиваль-бәйгеләр буенча 2016 ел "бишлеген" тәкъдим итә. Болар - дәүләт тарафыннан яки дәүләт оешмалары катнашы белән үткәрелүче мәдәни чаралар. Бәйгедә җиңү уңыш китерәме - "Татар-информ" кайбер мисалларны күзаллый. Республикада ярыш элементы булган популяр бәйгеләр бик күп түгел. Нигездә министрлыклар һәм дәүләт оешмалары...
-
Бөгелмәдә бүген – чаңгы узышлары
Сәгать 11дә шәһәр сулыгы яр буенда "Ак бүреләр" чаңгы клубы призына ачык Раштуа узышлары узачак. Теләүчеләр рәхим итегез!
-
Бөгелмәдә мөселман хатын-кызлары “Нурия” клубының 10 еллыгын бәйрәм итә
"Нурия" клубы үткән шушы ун ел дәвамында Бөгелмә төбәгенең мөселман хатын-кызлар җәмгыятен үстерүгә һәм ныгытуга өлеш кертеп килә. Бүген - 8 гыйнварда Татарстанның Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселман хатын-кызлары җирле "Нурия" клубының 10 еллыгына багышланган җыен уздыра. Әлеге вакыйга уңаеннан бәйрәм чарасы 9.30 сәгатьтә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә башланачак. Сәламәт яшәү...