Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кодаш егетләре булдыра

Ил терәге ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә аларның йогынтысы бик зур. Шушы сүзләрне таяныч итеп алып, Кодаш төп белем бирү мәктәбендә "Әтиләр - тормыш терәге" дип исемләнгән конкурс-викторина оештырдык. Әтиләр-малайлар 4 командага бүленеп, юл картасы буенча 5 тукталышта биремнәр үтәде....

Ил терәге ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә аларның йогынтысы бик зур. Шушы сүзләрне таяныч итеп алып, Кодаш төп белем бирү мәктәбендә "Әтиләр - тормыш терәге" дип исемләнгән конкурс-викторина оештырдык.

Әтиләр-малайлар 4 командага бүленеп, юл картасы буенча 5 тукталышта биремнәр үтәде. Әниләр-кызлар аларга ияреп, көч-дәрт биреп тордылар.

Һәр тукталышта ишекне ачар өчен команда әтиләргә кагылган мәкаль әйтергә тиеш иде. Тукталышларның берсе "Тәрҗемә ит - переведи" викторинасы булды. Бу тукталышта алар татар телен белүдә үз белемнәрен тикшереп карады, ә кайберәүләр үзләренә яңа сүзләр дә ачты. Алга таба әти-малайларны музыкаль тукталыш каршы алды. Бу өлкәдә талантларын күрсәткәннән соң, ир-атлар ашханәгә юл алды. "Оста пешекче" тукталышында алар коймак пешерү осталыгын күрсәтте, ир-егетләребез үз көчләрен "Иң көчле, җитезләр" тукталышында күрсәтә алды.

"Музыкаль" тукталышта җиңүне әтиләр арасында - Илдар Зөбәеров, урта сыйныф укучылары арасында - Илдан Кәлимуллин, башлангыч сыйныф укучылары арасында Айдан Әширов яулады.

"Тәрҗемә ит" тукталышында әтиләр арасында - Айрат Сәгадиев, урта сыйныфта - Ранас Илаев, башлангычлар арасында Радмил Шәйхетдинов җиңде.

"Иң көчле, җитезләр" тукталышында әтиләр арасында - Рим Садриев, урта сыйныфта - Руслан Солтанхуҗин, башлангыч сыйныф укучылары арасында - Айдан Әширов беренчелекне алды.

"Иң оста пешекче" тукталышында әтиләр арасында - Илфат Җиһаншин, Илдар Зөбәеров, урта сыйныфта - Владислав Навширванов, башлангыч сыйныф укучылары арасында - Камил Сәфәров иң тәмле коймак белән сыйлады.

Халисә КӘБИРОВА,

Кодаш төп белем бирү мәктәбе директоры урынбасары.

Фотолар - автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса