2 март 2018 яңалыклары
-
Татарстан Президенты журналистларга милли алкалардан йөрергә киңәш итте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туристлар өчен кирәкле продукцияне активрак эшләргә кирәк дип әйтте. (Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты журналистларга милли алкалар киеп йөрергә киңәш итте. Казан халык һөнәрчелеге техникумына визиты вакытында Президент ювелир остаханәсендә булып, биредә ясалган милли бизәнү әйберләренә соклануын белдерде һәм рәсми чараны яктыртырга килгән...
-
Милләтенең асыл егете
Бөгелмәдә Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллинны белмәгән кеше сирәктер. Ул шушы шәһәрдә туып-үсеп, биредә үз бәхетен тапкан. Хәмзә әфәнде - төрле яктан камил шәхес. Эре эшмәкәр, иганәче, тарихчы, Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе, күркәм гаилә башлыгы, гомере буена Ватаны, милләте өчен җан атып, аны саклап калу, торгызу, үстерү өстендә бәяләп...
-
Бөгелмә көрәшчеләре булдыра!
19-21 февральдә Самара шәһәренең "Арена" спорт комплексында 15 яшькәчә булган малайлар һәм кызлар арасында дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда Идел буе федераль округының 14 регионыннан җыелган 14 команда - 290га якын спортчы катнашты. Көрәш нәтиҗәләренә килгәндә, шәхси зачетта Никита Кадысев бронза медаль белән бүләкләнде. Тренер-укытучысы -...
-
Баш фермер авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны дәүләт тәртипкә салырга тиеш дип саный
Камияр Байтемиров "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында аграр икътисад үсеше" темасына чыгыш ясады. (Казан, 2 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров фикеренчә, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерергә өйрәнде, ә шул продукцияне сатарга әле өйрәнмәде. Бу хакта Байтемиров Игенчеләр сараенда ассоциациянең...
-
Кодаш егетләре булдыра
Ил терәге ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә аларның йогынтысы бик зур. Шушы сүзләрне таяныч итеп алып, Кодаш төп белем бирү мәктәбендә "Әтиләр - тормыш терәге" дип исемләнгән конкурс-викторина оештырдык. Әтиләр-малайлар 4 командага бүленеп, юл картасы буенча 5 тукталышта биремнәр үтәде....
-
Бөгелмә ветераннары узган елга йомгак ясадылар.
2017 елда Бөгелмә ветераннар советы 35 еллыгын билгеләп үткән иде. Менә аларның үткән юбилей елына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Хакимият бинасында ветераннар советы активы очрашуы узды. Анда шулай ук район башлыгы Линар Закиров һәм Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та катнашты. Отчет доклады белән Бөгелмә муниципаль районы...
-
Татарстанда кәҗә сөте эшкәртә торган завод төзелергә мөмкин
Эшкәртү производствосы берничә субъектны да берләштерү ихтимал. (Казан, 1 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда киләчәктә кәҗә сөте эшкәртә торган завод төзелергә мөмкин. Бу хакта бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре съезды кысаларында, "Шәхси хуҗалыкларга" ярдәм исемле дискуссия вакытында Татарстан авыл хуҗалыгының икътисад буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте. Дискуссия вакытында читтән килгән...
-
Бөгелмәнең демографик хәле уйланырга мәҗбүр итә
Үлүчеләр саны, туучыларга караганда, 367 кешегә күбрәк. Узган ел статистикасы борчуга сала. Олылар түгел, фани дөньядан, нигездә, яшьләр китеп бар. Сәбәпләрен Бөгелмәнең медицина советында ачып бирделәр. Эшкә сәләтле булган кешеләр арасында йөрәк - кан тамырлары авыруларыннан, миокард инфарктыннан һәм инсульттан үлүчеләр күп. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу хәлне уңай...
-
Прогноз погоды на весну: когда растает снег и начнется половодье
Какие сюрпризы преподнесет погода этой весной и когда в Татарстан придет лето, выясняло ИА «Татар-информ». Ранней весны в Татарстане, увы, не будет. Сейчас республика находится во власти холодного арктического воздуха. Дружная весна придет к нам лишь в начале апреля. За зиму на регион обрушилось много снега, осадки на уровне 30...
-
Чаллыда көчле шартлау булган
Урында экстрен хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр турында хәбәр әлегә билгеле түгел. (Яр Чаллы, 2 март, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ЗЯБ бистәсендә төзелеш базары тирәсендә көчле шартлау булган, шуннан соң янгын чыккан. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә. Узган төн уртасы тирәсендә Фоменко һәм Сарман урамнары чатында булган хәл турында...
-
Эскәмияләргә - “юк”, велоюлларга - “әйе”
Халык әйтсә, хак әйтә. Аеруча сүз алар яшәгән урын хакында булса. Шуның өчен дә бөгелмәлеләрне иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыласы - Петр Ненастин исемендәге сквер турында сөйләшүгә чакырдылар. Проектны тәкъдир итүчеләр халык әйткән һәр сүзгә колак салдылар. Сквер макетының соңгы варианты барлык тәкъдимнәрне исәпкә алганнан соң...
-
Алинә Заһитова бүләк БМВ машинасын әтисенә бирәм, диде
Өч елдан, йөртү өчен таныклык алгач, бу машинада Алинә үзе йөрергә җыена. (Казаy, 2 март, "Татар-информ"). Олимпиадада алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага уңышлары өчен БМВ машинасы бүләк иттеләр. Кичә Премьер-министр Д.Медведев тапшырган машина ачкычларын Алинә әти-әнисенә бирәм, дип әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте."Әти-әни мине Олимпиадага әзерләде, машинаны аларга...
-
Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды
Быел Г.Тукай премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган коллекционер Абдулла Дубин дәгъва итә. (Казан, 1 март, «Татар-информ»). Быел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган коллекционер Абдулла хаҗи Дубин дәгъва итә....
-
2018 елда Татарстанда 297 ятим бала тораклы булачак
Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 355 миллион сум акча бүленгән. (Казан, 2 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда 297 ятим бала торак алачак. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 355 миллион 286 мең сум акча бүленгән. 2017 елда барлыгы 346 миллион 724 мең сумга 305 ятим бала торак...