Хәзерге вакытта “COVID-19” белән өч бөгелмәле авырый
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрдә эпидемиологик хәл турында фикер алыштылар.
“Роспотребнадзор” ТР идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Владислав Долгих “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрдәге эпидемиология вәзгыяте турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, коронавирус тарала башлаганнан бирле Бөгелмә районында – 27, соңгы атнада 2 очрак теркәлгән.
Хәзерге вакытта Бөгелмәдә “COVID-19” белән 3 пациент авырый, 24 кеше савыкты, 426 кеше хастаханәдән тыш пневмония белән амбулатор дәвалана, 59 кеше – госпитальдә. Сезонлы ОРВИ һәм грипп белән авыруның 498 очрагы теркәлде, 1000гә якын бөгелмәле – больничныйда.
“Эпидемиологик вәзгыять безнең ни дәрәҗәдә аңлы булуыбызга, җәмәгать урыннарында, хезмәт коллективларында профилактик чараларны катгый үтәүгә генә бәйле. Коронавирус беркая да китмәде”, – диде Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа