Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үкенергә соң инде...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 28 яшьлек азнакайлыга мөнәсәбәттәге җинаять эшен тикшергәндә, судта дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Ир кеше  2018 елның 31 мартында кичке сәгать алты тирәсендә Бөгелмә районы Кызыл Чишмә авылы янындагы саклаулы зонада торган насос станциясеннән сүтеп карга тезеп куйган металл торбалар, аларны кискән калдыклар һәм башкаларны – барлыгы 980 килограмм авырлыкта металл урлап качкан. Шул рәвешле “Татнефть” җәмгыятенә ул 6 971, 75 сумлык зыян салган.

Әмма без капчыкта ятмый диләр, угрының эзенә тиз төшкәннәр. Ул үз гаебен таныган, кылганын гамәлләре өчен үкенгән. Ир кешенең бу эше РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе, 1нче өлеше буенча бәяләнгән – урлашу, чит кеше милеген яшереп алып китү.

Хөкем карары нигезендә ул 130 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп ителгән.   

Ләйсән САБИРОВА,

Бөгелмә шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса