Линар Закиров бөгелмәлеләргә актив булганнары өчен рәхмәтен җиткерде
Җомга кичендә бөгелмәлеләр, шул исәптән газета хезмәткәрләре дә, Россия-1 телеканалында узган тапшыру барышында Казан шәһәренең яңа банкнотка эләгүе өчен тавыш бирде. гомумән, Татарстанда әлеге нияттән ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү максатында зур акцияләр, флэшмоблар оештырылган иде. Һәм шунысын да искәртик, мондый чаралар бары тик безнең җөмһүриятебездә генә узды. Тик, Казаныбыз сайлауның беренче...
Җомга кичендә бөгелмәлеләр, шул исәптән газета хезмәткәрләре дә, Россия-1 телеканалында узган тапшыру барышында Казан шәһәренең яңа банкнотка эләгүе өчен тавыш бирде. гомумән, Татарстанда әлеге нияттән ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү максатында зур акцияләр, флэшмоблар оештырылган иде. Һәм шунысын да искәртик, мондый чаралар бары тик безнең җөмһүриятебездә генә узды. Тик, Казаныбыз сайлауның беренче өчлегенә керсә дә, яңа банкнотка эләгү бәхетеннән коры калды. Кайбер телефон операторлары аркылы тавыш биреп булмады, дигән борчуларны бөгелмәлеләр, татарстанлылар арасында да, газетабыз хезмәткәрләре арасында да еш ишетергә туры килә. ләкин, ни генә булса да, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, республика халкы үзенең бердәм һәм патриот булуын күрсәтте. Дүшәмбе көнне узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Линар Закиров та моның шулай икәнен әйтеп узды һәм бөгелмәлеләргә актив булганнары өчен рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа