Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Карабашта Тукайның яраткан геройлары белән очраштылар

Карабаш бистәсе китапханәсендә "Миләшкәй" балалар бакчасының өлкән төркемемендә тәрбияләнүчеләр "Шүрәле һәм аның компаниясе" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Балалар хозурына "Габдулла Тукайның әкият дөньясы" дигән фотокүргәзмә һәм "Тукай планетасы" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче Әнисә Самученкова балаларны Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле белән таныштырды, кечкенәләр өчен язган шигырьләрен укыды, "Шүрәле"...

Карабаш бистәсе китапханәсендә "Миләшкәй" балалар бакчасының өлкән төркемемендә тәрбияләнүчеләр "Шүрәле һәм аның компаниясе" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Балалар хозурына "Габдулла Тукайның әкият дөньясы" дигән фотокүргәзмә һәм "Тукай планетасы" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Китапханәче Әнисә Самученкова балаларны Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле белән таныштырды, кечкенәләр өчен язган шигырьләрен укыды, "Шүрәле" балеты язылган грампластинка һәм башка борынгы әйберләр күрсәтте. Әлеге чара "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса