Узган шимбәдә Испаниянең Валенсия шәһәрендә Россия кешесе батып үлгән. Бу хакта диңгездә коткару хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәл җирле вакыт белән 22.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән - 23.00 сәгатьтә) булган. Сүз 15 яшьлек үсмер хакында бара - ул суга керә һәм юкка чыга.
«Без аны таба алмадык, әмма ике сәгатьтән соң җирле полицейскийлар аның үле гәүдәсенә юлыгулары хакында хәбәр итте», - дип белдерделәр ведомствода.