Интернет аша ЮХИДИ линиясе буенча дәүләт хезмәтләре
Яңалыклар

Интернет аша ЮХИДИ линиясе буенча дәүләт хезмәтләре

Бөгелмә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, халыкка ЮХИДИ линиясе буенча Интернет челтәре аша www.gosuslugi.ru порталы аша электрон формада дәүләт хезмәтләрен алырга мөмкин булуы турында искәртә. Порталда теркәлеп, гариза бирүче түбәндәге мөмкинлекләргә ия:

- автотранспорт чараларын теркәү;

- юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турында белешмәләр алу;

- квалификация имтиханнарын тапшыру һәм машина йөртү таныклыгын алу.

Интернет челтәре аша дәүләт хезмәтләрен алуның өстенлекләре күп. Мәсәлән, гражданин үзе өчен уңайлы вакытта, гаризаларның электрон формасын тутыра, сайлап алынган хезмәт күрсәтү өчен кабул итү вакытын һәм урынын сайлап ала һәм аныклый ала.

Гаризаларны карау вакытын тизләтү өчен, гаризага документларның сканерланган күчермәләрен беркетергә мөмкин. Шәхси кабинетта шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында гражданнарга гариза эшкәртү стадиясен күзәтү мөмкинлеге бирелә.

Шулай итеп, граждан үзенә кирәкле дәүләт хезмәтен тиз һәм вакытында, чиратларда вакытны югалтмыйча ала.

 Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.