Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Һиндстанда юл һәлакәтенә очраган Казан егете Рәйхан Халитов күзләрен ачты (ФОТО)

Рәйхан Халитов - күренекле татар архитекторы, тарихчы Нияз Халитовның улы. Ул мотоциклда барганда автобуска бәрелеп, Һиндстандагы Дәһрәдүн каласы хастаханәсенә эләгә. Әле дә мәрткә киткән килеш аңсыз ята. Әмма шунысы сөендерә: ул бу көннәрдә күзләрен ачып, як-якка караган. Бераз бармакларын хәрәкәткә китергән. Рәйхан Халитов Татарстан Президенты каршындагы идарә академиясен кызыл дипломга...

Рәйхан Халитов - күренекле татар архитекторы, тарихчы Нияз Халитовның улы. Ул мотоциклда барганда автобуска бәрелеп, Һиндстандагы Дәһрәдүн каласы хастаханәсенә эләгә. Әле дә мәрткә киткән килеш аңсыз ята. Әмма шунысы сөендерә: ул бу көннәрдә күзләрен ачып, як-якка караган. Бераз бармакларын хәрәкәткә китергән.

Рәйхан Халитов Татарстан Президенты каршындагы идарә академиясен кызыл дипломга тәмамлаган. Хөкүмәт түләгән "Алгарыш" программасы аша Америкага барып, Арканзас шәһәрендә университетта бер ел укып кайткан. Соңрак ул кинозаллар эшләтү белән шөгыльләнде.

Рәйханның хәлен белергә теләп, аның әнисе Наилә ханымга һәм бертуган сеңлесе Диләгә чыктык. Хәзерге вакытта Наилә ханым улы янында икән.

- Дилә, Рәйханның хәле ничек?

- Абыем күзләрен ачып, як-якка караган. Әмма аңсыз ята. Аны ясалма сулыш алдыру җиһазына тоташтырганнар. Хәзер абыем янында әнием. Дөресрәге, әнине аның янына реанимациягә көненә ике мәртәбә ярты сәгатькә кертәләр. Юл һәлакәтенә очраган көнне берничә сәгать кала языштык. Исәнләшергә генә өлгердек. Бу авыр хәбәрне абыйның йөргән кызына шул ук мизгелдә җиткерәләр. Ул япон милләтеннән. Япон һәм инглиз телләрендә аралаша. Бөтен гаиләбез белән абыемның гомере өчен борчылабыз. Алда нәрсә булыр?..

- Нинди абый иде ул сиңа?

- Рәйхан - иң якын кешем. Бергә үстек. Хәзер мин Мәскәүдә яшим. Абыем белән соңгы тапкыр ел ярым элек очраштык. Ул бит озакка сузылган сәяхәткә киткән иде. Ә болай көн саен диярлек интернет аша язышып, сөйләшеп яшәдек. Абыемны бик яратам, юксынам, сагынам. Без - аның иң якын туганнары, чарасызлыктан аптырап калдык. Башка ил, башка тел, чит кешеләр арасында ята. Ул арада хастаханәдә 200 мең сумга якын бурычы да җыелды. Ясалма сулыш җиһазы бик кыйбатка төшә. Шуңа безгә ярдәм итүләрен телибез.

- Бу юл һаләкәтендә кем гаепле соң?

- Бу фаҗигане күргән шаһит табылды. Рәйхан гаепле түгел. Дәүләт автобусын йөртүче кеше булып чыкты. Әлегә гаепле кешене таба алмыйлар. Ул өендә дә, эшендә дә юк.

P.S. Сәяхәтчене коткарыр өчен махсус акча хисабы ачылган. Ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Наилә Надыровнаның сбербанк карта номерына күчерә ала. Ул түбәндәгечә: 4276 8620 2021 9269 Әйдәгез, бергәләп ярдәм итик! Рәйхан Халитовның гомерен саклап калыйк!

Рәйхан әти-әнисе һәм йөргән кызы белән

 

Рәйханны бәрдергән автобус

 

Менә шушы мотоциклда була ул

 

Рәйханның кигән шлемы бик чыдам булып чыга

 

Фаҗига урыны

akcharlak.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса