Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иммунлаштыру атналыгы: Европа – сәламәтлек юлында

Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да, 24 - 30 апрельдә "Европа иммунлаштыру атналыгы" үткәрү планлаштырыла. Бу чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән уздырыла. Полиомиелит, кызамык һәм башка шундый кайбер йогышлы авырулар таралу җәһәтеннән, дөньяда киеренкелек шактый көчле дәрәҗәдә саклана. Халыкларның миграция процессы активлашу исә хәлне тагын да катлауландыра....

 

Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да, 24 - 30 апрельдә "Европа иммунлаштыру атналыгы" үткәрү планлаштырыла. Бу чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән уздырыла.

Полиомиелит, кызамык һәм башка шундый кайбер йогышлы авырулар таралу җәһәтеннән, дөньяда киеренкелек шактый көчле дәрәҗәдә саклана. Халыкларның миграция процессы активлашу исә хәлне тагын да катлауландыра. Йогышлы авырулардан саклануның иң ышанычлы чараларыннан берсе - профилактик прививкалар ясау.

Быелгы иммунлаштыру атналыгы барышында халыкка вакцинациянең мөһимлеген аңлату максат булып тора. Дөрес, прививка ясатуның әһәмиятен бик күпләр дөрес аңлый. Шулай да үзенә һәм балаларына прививка ясатудан баш тартучылар да очрап тора. Андыйлар үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне дә куркыныч астына куялар.

Атналык барышында һәрбер балага, һәрбер кешегә үзвакытында кирәкле прививкаларның ясалырга тиешлеген, шул рәвешле, ягъни махсус профилактик чаралар ярдәмендә төрле йогышланулардан сакланырга мөмкин икәнлекне халыкка төшендерү эшләре алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса