Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңү хакына

Үзәк балалар китапханәсендә узган шимбәдә 3нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары өчен “Бөек Ватан сугышы геройлары – балалар” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.

Укылып бетмәгән китапларын һәм мәктәп дәреслекләрен калдырып, алар кулларына винтовкалар һәм гранаталар алып, Ватанны саклауга керешәләр. Завод цехларында һәм колхоз кырларында тынгысыз эшлиләр. Алар кайвакыт көчле ир-атларга хас булмаган хезмәтләрне дә башкаралар. Шул рәвешчә, чын батырлык ясыйлар. Укучылар игътибарына сугыш чоры балалары турында слайд-презентация тәкъдим ителде. Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән аерым казанышлары, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен дистәләгән мең бала орден һәм медальләр белән бүләкләнде, күпләренә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Яшь геройларның исемнәре аталды: Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова һәм башкалар.  Сугышның барлык дәһшәтләре турында без күбрәк кинофильмнар һәм сәнгать әсәрләре буенча хөкем итә алабыз. Чара ахырында балалар Константин Паустовский повесте буенча төшерелгән Солдат әкияте (1983 ел) мультфильмын карадылар.

Анастасия КОТЛОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса