Гүзәл һәм кадерле затларга
"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә оештырылган "Теләктәшлек" клубы 6 мартта Яз бәйрәмен үткәрде. Кичәнең иң тәүге мизгеленнән башлап, кызлар гел игътибар үзәгендә булдылар. Егетләр алар өчен уен-көлкеле тамаша әзерләгән иде. Хатын-кызлардан башка сәхнәнең яме юклыгын аңлап, үзләре хатын-кыз күлмәкләренә киенделәр. Баянда көйләр тезмәсен башкардылар. Әнкәйләргә һәм әбиләргә карата...
"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә оештырылган "Теләктәшлек" клубы 6 мартта Яз бәйрәмен үткәрде.
Кичәнең иң тәүге мизгеленнән башлап, кызлар гел игътибар үзәгендә булдылар. Егетләр алар өчен уен-көлкеле тамаша әзерләгән иде. Хатын-кызлардан башка сәхнәнең яме юклыгын аңлап, үзләре хатын-кыз күлмәкләренә киенделәр. Баянда көйләр тезмәсен башкардылар.
Әнкәйләргә һәм әбиләргә карата әйтелгән ихлас котлау сүзләре кичәнең тантаналы өлешендә яңгырады. Хәер, һәр туташка һәм ханымга бүләк ителгән яз гөлләре сүзсез дә саф ярату хисләрен сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа