Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Грантка ия булдылар

Бөгелмә муниципаль районыннан өч мәдәният хезмәткәре мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү йө-зеннән булдырылган 2014 елгы Дәүләт грантына ия булдылар. Бәйге таләпләре буенча грантка дәгъва итүчеләр республика масштабында соңгы өч елда һөнәри эш-чәнлекләрендә аеруча уңышларга ирешеп эшләргә тиешләр. "Перспектива" номинациясендә җиңүчеләр арасында Бөгелмә муниципаль районының Ярослав Гашек музее фонд...

Бөгелмә муниципаль районыннан өч мәдәният хезмәткәре мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү йө-зеннән булдырылган 2014 елгы Дәүләт грантына ия булдылар.
Бәйге таләпләре буенча грантка дәгъва итүчеләр республика масштабында соңгы өч елда һөнәри эш-чәнлекләрендә аеруча уңышларга
ирешеп эшләргә тиешләр.
"Перспектива" номинациясендә җиңүчеләр арасында Бөгелмә муниципаль районының Ярослав Гашек музее фонд хезмәткәре Елена Курлянова исеме дә бар. Район мәдәният йорты директоры Фидания Ногманова, бәйгенең "Опора и авторитет" номинациясендә катнашып, шулай ук грантка ия булды. "Профессионал" номинациясендә грант алучылар арасында да безнекеләр бар, ул - Бөгелмә районының Зеленая Роща авыл китапханәсе китапханәчесе
Ирина Ишкова.
Шундый күләмле бәйгедә катнашып, грант алган мәдәният хезмәткәрләре өчен куанабыз һәм аларга мөһим эшләрендә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса