Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фәррахов: яңа локдаун икътисад һәм халык өчен һәлакәткә тиң булачак

Катгый чикләүләрне булдырмас өчен, табибларның тәкъдимнәрен төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясап әйтте депутат.

Илдә коронавирус чикләүләрен кабатлау чын икътисади катастрофага әйләнәчәк. Яңа  локдаунны булдырмас өчен табиб киңәшләрен тайпылышсыз үтәргә: битлек кияргә, дистанцияне үтәргә, кулларны юарга һәм социаль элемтәләрнең санын киметергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә һәм дөньяда коронавирус белән яңа зарарлануларның шактый артуы күзәтелә. Әмма бу эпидемиянең икенче дулкыны түгел, ә бары тик беренчесенең дәвамы гына.

"Бу, җәй көне бераз басылып торган, хәзер исә тагын арта башлаган авыруның дәвамы гынадыр, мөгаен", – дип ассызыклады парламентарий. Ул соңгы айларда медицина хезмәткәрләре вируска каршы нәтиҗәле көрәшергә өйрәнде, дип өстәде. Әлегә, узган яздагы кебек, яшәүне “туктатып” тору турында сүз бара алмый. "Чөнки локдаунның икътисади нәтиҗәләре аерым гражданнар өчен дә (хезмәт хакын түләмәү рәвешендә), барлык дәүләтләрнең икътисады өчен дә һәлакәткә тиң", - дип билгеләп үтте Фәррахов.

Аның сүзләренә караганда, куркыныч язгы сценарийны булдырмау кешеләр тарафыннан табибларның гади киңәшләрен үтәүгә турыдан-туры бәйле.

"Локдаунны кертү мөмкинлеге койка фондының тулылыгына бәйле. Ә зарарланган, шул исәптән авыр хәлдәге кешеләрнең күпме булуы безнең үзебездән, һәрберебездән тора. Нәкъ менә шуңа күрә медицина хезмәткәрләренең  барлык киңәшләрен үтәү мөһим. Ахыр чиктә безнең гомуми икътисади иминлек шуңа бәйле", – дип нәтиҗә ясады Айрат Фәррахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса