Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фәрит Абдулганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе булды

Фәрит Абдулганиев Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе буларак Татарстанның инвестицион потенциалын алга таба үстерү эшен дәвам итәчәк.

Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев республика Президенты ярдәмчесе булды. Тиешле Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Фәрит Абдулганиев Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе буларак Татарстанның инвестицион потенциалын алга таба үстерү эшен дәвам итәчәк», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

ТР икътисад министры вазифасына Абдулганиев ике ел элек килгән иде. Моңа кадәр ул 2015 елдан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгын җитәкләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса