Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Фонтан ачыла

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмәнең үзәк мәйданында төсле утлар белән бизәлгән музыкаль фонтан ачыла. Фонтан Ленин мәйданын реконструкцияләү планы буенча эшләнә торган эшләрнең чираттагысы иде. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бирелде. Эш башкаручы "Жилсервис" җәмгыяте, фонтанны ясаудан тыш, биредә брусчатка түшәде, җәяүлеләр юлын асфальтлады....

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмәнең үзәк мәйданында төсле утлар белән бизәлгән музыкаль фонтан ачыла.

Фонтан Ленин мәйданын реконструкцияләү планы буенча эшләнә торган эшләрнең чираттагысы иде. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бирелде. Эш башкаручы "Жилсервис" җәмгыяте, фонтанны ясаудан тыш, биредә брусчатка түшәде, җәяүлеләр юлын асфальтлады.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә тиңдәше булмаган бу фонтанны (суы 15-18 метрга кадәр күтәрелә) ачу тантанасы, шул уңайдан оештырыла торган күңел ачу программасы 1 июньдә 20 сәгать 30 минутта булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса