31 май 2016 яңалыклары
-
Игътибар, кеше югалды!
24-15 май көннәренең берсендә 78 яшьлек бөгелмәле Надежда Ивановна Архипова өенән чыгып киткән килеш, юкка чыккан. Буе 150 сантиметр чамасы, яшкелт күзле, чал чәчле. Хәтере чуала торган гадәте бер, адашкан булуы бик ихтимал. Надежда Ивановнаның кайдалыгы турында берәр мәгълүмат белүче булса, тиз арада 8 917 268 82 29 яки 8...
-
Бөгелмәләр - олы форумда
Бөгелмә үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Айсылу Фәрзетдин кызы Нуретдинова 14 майдан 21 майга кадәр Калининград шәһәрендә булып кайтты. 2016 елда "Китапханәләр башкаласы" дип игълан ителгән бу шәһәрдә быел Россия китапханәләр ассоциациясе ХХI Бөтенроссия конгрессының чираттагы җыены узды һәм анда ТР...
-
Фонтан ачыла
1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмәнең үзәк мәйданында төсле утлар белән бизәлгән музыкаль фонтан ачыла. Фонтан Ленин мәйданын реконструкцияләү планы буенча эшләнә торган эшләрнең чираттагысы иде. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бирелде. Эш башкаручы "Жилсервис" җәмгыяте, фонтанны ясаудан тыш, биредә брусчатка түшәде, җәяүлеләр юлын асфальтлады....
-
Төзелеш
Республикада төзелеш эшләренең барышы белән министр Ирек Фәйзуллин таныштырды. Беренче чиратта, төзелеш тармагы хезмәткәрләренә эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген җиткерде ул. Катгый контроль булуга карамастан, эш урыннарында имгәнүләр булып тора икән, мәсәлән, гыйнвар-май айларында шундый алты очрак теркәлгән. Төзелеш тармагындагы барлык программаларның план нигезендә үтәлүе турында да әйтелде....
-
Эшмәкәрләр өчен
15 май көнне башкалабыз Казанда "Бизнес класс" дигән программа эшли башлады. Әлеге прогрммма нигезендә, 2 356 эшмәкәр белемнәрен күтәрә башлаган. Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кулай программада районнардан катнашырга теләүчеләрнең аз булуы ачыкланды. Шуңа күрә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Эшмәкәрлеккә өйрәтергә кирәк! Үзебезгә дә белемнәребезне даими күтәреп торырга кирәк...
-
Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре
Республикада апрель-май айларында 1 817 законсыз чүплек ачыкланып, шуның 1 689ы җыештырылган. "Татарстан Республикасының экологик картасы"нда күрсәтелгәнчә, чүплекләрнең күпчелеген мәйданы зур булмаган калдыклар тәшкил иткән. Тиешле булмаган урыннарда чүп-чар калдыкларын ташлауга юл куйган юридик һәм физик затларга карата икеайлык барышында 30 миллион сумнан артык штраф салынган. Көнкүреш калдыклары полигоннарына барысы...
-
Авыл хуҗалыгында
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе җитәкләгән өлкәдәге хәлләр турында сөйләде. "Язгы кыр эшләрен тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктык. Ни кызганыч, башка еллардагы кебек быел тагын явым-төшемнәрнең аз булуы күзәтелә. Җирдәге дымны саклап калу - төп бурычларның берсе бүген. Уҗым культураларын исә корткычлардан, төрле чирләрдән...