Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ЕВРО-2016: Россия – сөенә, Англия – “кара” кайгыда...

Алсу төстәге гольфлар, сары кроссовкилар һәм... Василий Березуцкий - минем өчен Россия һәм Англия арасындагы футбол матчында "төп экспонатлар" менә шулар иде. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Франциядә футбол буенча Европа чемпионаты гөрли. Димәк, миңа да "Intertat.ru" сайтында үземнең шәхси рубрикамны яңартып җибәрергә вакыт дигән сүз! Шул рәвешле, барча футбол яратучыларны...

 

Алсу төстәге гольфлар, сары кроссовкилар һәм... Василий Березуцкий - минем өчен Россия һәм Англия арасындагы футбол матчында "төп экспонатлар" менә шулар иде.

 

Билгеле булганча, хәзерге вакытта Франциядә футбол буенча Европа чемпионаты гөрли. Димәк, миңа да "Intertat.ru" сайтында үземнең шәхси рубрикамны яңартып җибәрергә вакыт дигән сүз! Шул рәвешле, барча футбол яратучыларны һәм әлеге спорт төрен минем шикелле бик үк өнәп бетермәүчеләрне шушы рубрикама дәшәм.


Бүген исә мин сезнең белән Англия һәм Россия арасындагы матч турындагы хис-кичерешләрем белән уртаклашам. Дөресен генә әйткәндә, 2014 елгы дөнья чемпионатында футбол ярышлары турында шактый гына "белем" туплаган идем: Анлиянең шактый көчле команда икәнен яхшы беләм. Шуңа күрә телевизор каршына килеп утырганда, аларның җиңәчәгенә иманым камил иде. Ник дигәндә, Россиядә футбол никадәр генә популяр булмасын, бездә бу спорт төрен уйный белмиләр!!! Нәкъ менә шуңа күрә чемпионатларда Россиядәге иң көчле футболчылар да русчалатып әйткәндә "чайник" кебек күренә.


Шулай да, уенның беренче минутларында Россия җыелма командасы мине бераз шаккатырды. Алар Англиянең көчле уенчыларына каршы тору белән беррәттән берничә тапкыр һөҗүмгә күчүгә дә иреште, хәтта... Тик бу озакка бармады - 10-15 минут вакыт узуга Россия спортчыларының "гадәти уены" башланып китте. Гадәти уен дигәндә нәрсә күз алдында тотыла соң? Шәхсән минем өчен бу - бер урында озаклап таптанып тору, һөҗүмгә барасы урынга тупны, киресенчә, артка таба тибү, ягъни капкачы аша уйнау. Россия футболчылары Англия спортчыларыннан уттан курыккан кебек курка дигән хис калды миндә...

Ә Англия спортчылары исә, киресенчә, һөҗүмнән һөҗүмгә күчте. Кайчакларда футбол кырында аларның саны күбрәк кебек тоела иде хәтта. Миңа калса, монда аларның формалары да зур роль уйнагандыр, мөгаен. Кайберәүләр минем белән килешмәс, мөгаен: шулай да, Англия футболчыларының алсу төстәге гольфлары, сап-сары кроссовкилары һәм ап-ак футболка-шортылары безнекеләрнекенә караганда күпкә матуррак иде. Ә безнекләргә ни өчендер, һәрвакыттагыча, артык тонык форма кидергәннәр.


Шулай да, Англия спортчылары безнең капкага бер генә туп та кертә алмады. Бары тик икенче таймда гына минем фаразларым чынга ашты - исәп Англия "хөрмәтенә" 1:0 булды. "Безнекеләр җиңелә икән", - дип уйлап куйдым мин. Минем төсле үк фикер йөрткән халык шактый булгандыр, мөгаен.


Нәтиҗәдә исә, телевизор каршында утыручылардан тыш, бары тик Россия футболчылары гына бирешергә уйламаган булып чыкты. Әлеге "гол"дан соң алар тагын да тырышыбрак уйный башлады кебек. Көндәшләре капкасына һөҗүмнәр санын да арттырганнан-арттырдылар һәм уен бетәргә 1 минут кала комментаторның "Го-ооооо-ол" дип кычкырган тавышы мине сискәндереп җибәрде. Безнекеләрнең кочаклашканнарын күргәч исә күзләрем шакмак булды. Ярый әле телевизордан голларны тагын бер кат кабатлап күрсәтәләр - әлеге тарихи моментны күрми кала идем, югыйсә.

Футбол белгечләре бу гол турында "ялгыш булды", "техник яктан уйланган һөҗүм түгел" дип әйтсә дә, шәхсән мин соңгы ике елда беренче тапкыр үзебезнең спортчылар белән горурландым. Уйланган голмы, уйланмаганмы... барыбер! Әлеге туп капкага ялгыш эләккән булса да мөһим түгел. Оят булса да әйтим, Англия спортчыларының кап-кара йөзләре миндә сөенеч хисләре уятты. Василий Березуцкий алдында исә, киресенчә, бик тә оят булып китте. Ник дигәндә, уен башында гына: "Бу картаеп беткән уенчы урынына башка футболчы алып булмады микән?" - дип уфтанган идем. Юк, Березуцкийны Россиядә бер генә уенчы да алыштыра алмый икән, ләбаса.


Шунысы да мөһим: бу голны Россия өчен чын мәгънәсендә тарихи дип әйтергә мөмкин. Бактың исә, Россия җыелма командасының 1999 елдан бирле (!) уен ахырында матч нәтиҗәсенә йогынты ясый торган гол керткәне булмаган икән...


Мессибикә РОНАЛДУЛЛИНА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса