Эшмәкәрләргә ярдәмгә – “Бизнес-класс”
"Бөтен дөнья күләмендә алга киткән әзер программа бар. Ник эшмәкәрләр белән шөгыльләнмисез? Үзеннән-үзе бернәрсә дә булмый, яшьләрне укытырга, өйрәтергә кирәк…" Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда эшмәкәрләр өчен махсус уку-укыту программасы эшли башлады. Аны Икътисад министрлыгы белән берлектә Саклык банкы һәм Google компаниясе оештыра. "Бизнес класс" дип аталган әлеге программада...
"Бөтен дөнья күләмендә алга киткән әзер программа бар. Ник эшмәкәрләр белән шөгыльләнмисез? Үзеннән-үзе бернәрсә дә булмый, яшьләрне укытырга, өйрәтергә кирәк…"
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда эшмәкәрләр өчен махсус уку-укыту программасы эшли башлады. Аны Икътисад министрлыгы белән берлектә Саклык банкы һәм Google компаниясе оештыра. "Бизнес класс" дип аталган әлеге программада инде җиде меңнән артык кеше теркәлергә өлгергән. Теркәлүчеләрнең яртысыннан артыгы - эшмәкәрлек өлкәсенә әле яңа гына аяк баскан яшь белгечләр. Ике меңнән артык эшмәкәр уку программасына инде керешкән.
Программа алты айлык курсларны үз эченә ала, уку бушлай. Яшь белгечләр тәҗрибәле остазлардан интернет аша он-лайн, офф-лайн дәресләр алачак, курслар шәхси үсеш өчен дә файдалы булыр дип ышандыра оештыручылар. 15 июньнән "Бизнес-класс" укулары татарчага да тәрҗемә ителер дип көтелә. Программага барлыгы 17 меңләп эшмәкәрне җәлеп итәргә җыеналар. Теләгән һәркем www.business-class.pro сайтында теркәлеп, укый ала.
7 июль көнне җирле хакимият бинасында үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр һәм инде эшләрен башлап җибәргән эшмәкәрләр өчен башкарма комитет җитәкчесенең икътисад үсеше мәсьәләләре буенча урынбасары Морад Булгаков рәислегендә узган семинар-киңәшмәдә Саклык банкының кече эшмәкәрлек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков белән эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилүсә Шәвәлиева чыгыш ясап, семинарга килүчеләргә слайдлар ярдәмендә проектның өстенлекләре турында тәфсилләп сөйләделәр.
- Хәзер интернеттан файдаланмаган яшьләр юктыр. Юк-бар белән утырганчы, үзеңнең киләчәгең турында уйларга, өйдән чыкмый гына, вертуаль "парталарга" утырып та укырга була. Биредә шулай ук рәхәтләнеп сораулар бирергә, бу өлкәдә шактый "шомарган" остазлар белән тәҗрибә уртаклашырга, реаль бизнес турында ныклы белем алырга җай бар. Үземә файда эшлим дип тырышкан эшмәкәр өчен вакыт - алтын бәясе. Менә шушы рәвешле укып, ул үзенең вакытын да янга калдыра. Күңеленә хуш килгән эшне сайлап, белем алырга менә дигән форсат, - диде Ирек Садыйков.
Семинарга үз эшләрен башлап, шактый уңышлы эшләүче эшмәкәрләр дә чакырылган иде. Алар үз мисалларында ничек башлап җибәрүләре, нинди ярдәм алулары турында сөйләделәр. Аннары бөгелмәләр Марина Богданов, Сергей Думченко комиссия әгъзалары алдында үзләренең бизнес проектларын якладылар, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Үзләрен күрсәтергә генә түгел, акыллы киңәшләр дә ишетергә килгән яшьләр аларга сорауларын яудырып кына торды.
Әлфия МОСТАФИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа