Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшлекле сөйләшү

Әйткәнебезчә, узган атнада авыл җирлекләрендә - исәп-хисап сессияләре, ә шәһәрд предприятие-оешмаларның хезмәт коллективлары җыелышлары башланды. 20 гыйнвар көнне "ТатНИПИнефть" институтында узган шундый җыенда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.


Ул нефть тармагы хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап, аларны муниципаль районның 2015 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды, бүгенге вәзгыятькә кыскача анализ ясады. "Гомумән, алганда, 2015 ел уңай үзгәрешләр елы булды, - диде ул. - Район республика күләмендә гамәлгә ашырылучы 26 социаль программада катнашып, аларны уңышлы гына тёмамлап килё. Мәсәлән, Бөгелмә республикада эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган районнардан санала. Бу, әлбәттә уңай күренеш". Район башлыгы аннары җыелышта катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Халыкны, билгеле инде, бигрәк тә кыш көннәрендә юлларның чистартылмавы, тротуарларның гомумән булмавы бик борчый. Шул турыдагы сорауларга җавап биреп, шәһәр мэры әлеге проблеманы турыдан-туры финанска бәйләп, техниканың искергәнлеге белән аңлатты, алдагы бер атна дәвамында вәзгыятьнең уңай якка үзгәрәчәгенә ышандырды, ә тротуарлар мәсьәләсендә февраль -март айларында хат авторы белән бергәләп тротуарларны йөреп-карап чыгарга сүз бирде. Бөгелмәләр шәһәр үзәгендәге сулык янындагы иске он тегермәненә дә битараф түгел икән. "Тегермәнне сүтеп атып булмый, ул, беренчедән, архитектура үрнәге булып тора, икенчедән, аның хуҗасы - шәхси зат, - диде Линар Закиров. - Проект та бар, әмма… Ике еллык программа нигезендә шәһәр сулыгына тулы ремонт үткәрү планлаштырыла. Реконструкция өчен инвестор да таба алсак, ике елдан шәһәребезнең нәкъ үзәгендә урнашкан сулык шәһәрдәшләребезнең яратып ял итә торган урынына әверелер дигән тулы ышанычым бар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса