Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Экология ярдәмчеләре

27нче балалар бакчасының логопед төркеме балалары (мөдире С. Косякова.) “Батарейкалар, бирешегез!” акциясендә катнаштылар.

Бүгенгесе көндә көнкүрештә кулланыла торган күп санлы заманча гаджетлар автоном энергия чыганакларына – аккумуляторларга һәм батарейкаларга мохтаҗ. Ләкин ничек кенә сак куллансаң да, һәр батарейка сафтан чыга һәм аны ташларга кирәк. Аны-моны уйлап тормыйча, кешеләр файдаланылган батарейканы чүп чиләгенә ыргыталар...

Бу кечкенә матдәләрнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә көчле тискәре тәэсир иткәнен бик әзләр генә белә.

27нче балалар бакчасының логопед төркеме балалары (мөдире С. Косякова.) “Батарейкалар, бирешегез!” акциясендә катнаштылар. Әлеге чара барышында балалар белән төрле әңгәмәләр үткәрелде: “Нәрсә ул батарейка?”, “Кешеләр– табигать дуслары”, “Чүп-чар – планета авыруы”, “Гаҗәеп тирә-юнь”, “Кулланылган батарейканы кайда куярга?”, “ Табигать – безнең йортыбыз”. Һәр әңгәмә төсле презентацияләр белән тулыландырылды. Балалар рәхәтләнеп Фиксикларның “Чүп тарихы турында”, “Батарейкалар” мультфильмнарын карадылар. Акция азагында балалар әти-әниләреннән һәм танышларыннан җыелган батарейкаларны үлчәделәр. Нәтиҗәләр сөендерде: барлыгы 14 килограмм батарейка җыелган.

Балалар бакчасы администрациясе чарада катнашкан ата-аналарга һәм балаларга табигатебезнең экологик торышына битараф калмаулары һәм акцияне үткәререгә ярдәм иткәнннәре өчен рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса