Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эчке эшләр бүлеге бөгелмәләрне сизгерлеккә чакыра

Социаль мошенниклык үз актуальлеген югалтмый. Ышанучан гражданнар, полиция хезмәткәрләре һәм матбугат чаралары кисәтүләренә карамастан, әледән-әле аферистлар кармагына эләгә тора. Хөрмәтле бөгелмәләр! Сизгерлегегезне югалтмагыз! Сезгә янәдән мошенникларның алдау схемалары турында җиткерәбез. "Телефон мошенниклары" - сезгә телефоннан шылтыратып якыннарыгызның бәлагә юлыгуы һәм аңа бик тиз арада күпмедер күләмдә акча кирәк икәнлеге турында...

Социаль мошенниклык үз актуальлеген югалтмый. Ышанучан гражданнар, полиция хезмәткәрләре һәм матбугат чаралары кисәтүләренә карамастан, әледән-әле аферистлар кармагына эләгә тора.

Хөрмәтле бөгелмәләр!

Сизгерлегегезне югалтмагыз! Сезгә янәдән мошенникларның алдау схемалары турында җиткерәбез. "Телефон мошенниклары" - сезгә телефоннан шылтыратып якыннарыгызның бәлагә юлыгуы һәм аңа бик тиз арада күпмедер күләмдә акча кирәк икәнлеге турында хәбәр итәләр. Акчаны исә якындагы терминал аркылы мобиль телефон номерына җибәрергә кушалар. Ә сезне, ягъни әңгәмәдәшне алар һәрвакыт элемтәдә тоталар. "Бәлагә юлыгучы"ның үзенә шылтыратып хәлне сораштырырга мөмкинлек юк, дигән сүз. Акча күчергәч кенә ситуациягә аныклык керә.

Исегездә тотыгыз, полиция хезмәткәрләре беркайчан да сезгә акча сорап шылтыратмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса