Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дөягә дә эләгерме?

Татар җырчысы Резеда Ганиуллинаның интернетта зур шау-шу тудырган клибы дин әһелләрен генә түгел, тикшерү органнарын да игътибарсыз калдырмаган. "Мониторинг вакытында интернет челтәрендә җырчы Резеда Ганиуллинаның "Җаным" җырына төшерелгән клибы ачыкланды, - дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте. - Анда җырчы Болгар шәһәрендәге Ак мәчет каршында ярым...

Татар җырчысы Резеда Ганиуллинаның интернетта зур шау-шу тудырган клибы дин әһелләрен генә түгел, тикшерү органнарын да игътибарсыз калдырмаган.

"Мониторинг вакытында интернет челтәрендә җырчы Резеда Ганиуллинаның "Җаным" җырына төшерелгән клибы ачыкланды, - дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте. - Анда җырчы Болгар шәһәрендәге Ак мәчет каршында ярым тонык кием белән шәрыкъ биюе башкара. Шул уңайдан, хатын-кызның әлеге гамәлләрендә җинаять билгеләре чагылыш табарга мөмкин".

Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 148 нче маддәсе турында сүз алып бара. Анда вөҗдан иреге һәм дин хокукларын бозу турында әйтелә. Тикшерү алды эше кузгатылган. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Сүз уңаеннан: РФ Җинаять кодексының 148 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча 1 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса