Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чисталыкка өндәүчеләр

Балалар бергәләп чүп-чар җыйдылар, сукмакларны себерделәр.

 “ЭКОяз-2022” республика акциясе кысаларында һәм Бөтенроссия “Экологлар көне” уңаеннан 20нче 

“Ладушки” балалар бакчасының 14нче мәктәпкә әзерлек төркеме яшь экологлары үзләренең бакча

территориясен җыештыруда катнашты.

Балалар бергәләп чүп-чар җыйдылар, сукмакларны себерделәр. Бер-берсенә ярдәмләшеп шул ук вакытта шаяртып эшләгәч, вакыт сизелмичә дә үтеп китте.

Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү шундый күңелле, – дип сөенде акциядә катнашкан тәрбияләнүчеләр.

 Һәркем бу эшкә үз күңел җылысын биреп эшләгәч, чиста итеп җыештырылган территория тирә-юньдәгеләрнең күзен сөендерә.

– Чистарту акциясен яз көне үткәрү бик урынлы. Кар эреп беткәч тирә-юньне  тәртипкә китерергә кирәк. Мондый чаралар үткәрү – безнең матур дөньяда яшәргә теләвебезне күрсәтә. Бу, шулай ук язгы кояшлы матур көнне ачык һавада аралашу өчен менә дигән чара. Тәртип һәм чисталык кешедә дә, аның тирәсендә дә булырга тиеш, – ди балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса