Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чаманы белү кирәк

"Яңарыш" яшүсмерләрне һәм балаларны тернәкләндерү үзәгендә "Хәвефсез селфи" дигән чара үтте. Соңгы вакытта дөньяны "селфи" дип йөртелә торган яңа мавыгу чолгап алды: үзеңне үзең фотога төшереп, сурәтне интернетка куюны аңлата ул. Мавыгу шулкадәр көчле ки, фотога төшүчеләр куркынычсызлык турында бөтенләй онытып җибәрәләр. Рәсемгә төшәм дип ашкынуның фаҗигале төгәлләнү очрак-лары да...

"Яңарыш" яшүсмерләрне һәм балаларны тернәкләндерү үзәгендә "Хәвефсез селфи" дигән чара үтте.
Соңгы вакытта дөньяны "селфи" дип йөртелә торган яңа мавыгу чолгап алды: үзеңне үзең фотога төшереп, сурәтне интернетка куюны аңлата ул. Мавыгу шулкадәр көчле ки, фотога төшүчеләр куркынычсызлык турында бөтенләй онытып җибәрәләр. Рәсемгә төшәм дип ашкынуның фаҗигале төгәлләнү очрак-лары да күп инде.
Менә шуларны истә тотып, үзәктә тәрбияләнүче һәм дәваланучыларга әлеге уңайдан аеруча куркыныч янау очракларын: колакчыннар киеп, музыканы көчле тавышка куеп, урамда йөрү, тимер юллар буйлап узу, түбәгә менү һ.б. аңлаткан фильм күрсәттеләр. Әңгәмә барышында балаларга ахмак адымнардан сакланырга, һәр нәрсәдә чама хисен белергә кирәклекне аңлаттылар, аларга шул хакта искәртелгән буклетлар таратылды, дип хәбәр итә тәрбияче Екатерина Князькина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса