Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чаллы янында «Лада» юл читенә төшеп киткән, ике ир-ат авыр тән җәрәхәтләре алган

Авария Чаллы - «Дизелист» бакчачылык җәмгыяте юлында килеп чыккан.

Чаллы — «Дизелист» бакчачылык җәмгыяте юлында авария булган. «Татар-информ»ның Автокаладагы үз хәбәрчесе Валентин Кулагин агентлыкка шулай дип белдерде.

«Лада Гранта» автомобиле, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп капланган», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Роберт Вильданов.

Фотодан күренгәнчә, җиңел автомобиль әйләнеп капланган һәм койманы аударган.

Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм пассажир авыр тән җәрәхәтләре алган. Бер ир-ат комада ята. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса