Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Быел Бөгелмәдә беренче тапкыр автокросс буенча ТР Кубогының III этап ярышы узачак

26 июнь көнне 9.00 да "Факел" спорткомплексы янында Д3-"Мини-багги" классында Татарстан Республикасының этап ярышлары һәм "Микро-багги" классында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына өйрәнү-күнегүләр җыены узачак. Автокросс ярышлары 6 - 12 яшьлекләр, ә шәһәр беренчелеге узышлары 8 - 17 яшьлекләр арасында оештырыла. Моннан тыш, тамаша карарга килүчеләр "125-Стандарт" һәм "Хонда-GX-200" классларында...

 

26 июнь көнне 9.00 да "Факел" спорткомплексы янында Д3-"Мини-багги" классында Татарстан Республикасының этап ярышлары һәм "Микро-багги" классында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына өйрәнү-күнегүләр җыены узачак.

Автокросс ярышлары 6 - 12 яшьлекләр, ә шәһәр беренчелеге узышлары 8 - 17 яшьлекләр арасында оештырыла. Моннан тыш, тамаша карарга килүчеләр "125-Стандарт" һәм "Хонда-GX-200" классларында ГКС Кубогына картинг ярышларында, "Пилот" һәм "Стриж" классларында "Интер" автосалоны Кубогына узышларында катнашучы көчле пилотларны күрәчәкләр.

Ярышларны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Автомотоспорт федерациясе, Бөгелмә муниципаль районы, ТР "Ил-Барс" автомобиль спорты клубы оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса