Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәле урлашуда гаепле дип табылган

Гаепләнүче гаебен таныды, кылган эшендә тәүбә итте.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә шәһәрендә яшәүче элек хөкем ителгән 43 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2нче өлешендәге «в» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта 2022 елның 7 сентябрендә 03 сәгать 00 минутта хөкем ителүче, Бөгелмәнең Ворошилов урамы, 1нче йорт ишегалдында автостоянкада булганда, бер автомобильгә килеп, җирдә табылган таш белән арткы тәрәзәне ватып, автомобиль салонына кереп, автомобиль өчен май, антифриз, домкрат, ачкычлар җыелмасы, шөреп борт, компрессор урлаган 13 525 сумлык матди зыян китергән. 

Гаепләнүче гаебен таныды, кылган эшендә тәүбә итте. Зыян урланган мөлкәтне ирекле бирү юлы белән капланган.

Суд хөкем ителүчегә төзәтү эшләре рәвешендә дәүләт кеременә 5% хезмәт хакын ай саен тотып калып, 1 ел 1 ай җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Сабирова Л. М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса